Логотип
Хәбәрләр

Баһ белән Тямаевка атказанган исемен кем бирә?

Мәдәният министрлыгы бу җырчыларга мактаулы исемнәр биреп дөрес эшлидер. Дәрәҗәле исемнең асылында ат (исем) казану сүзе ята бит. Бу җырчылар халыкның музыкаль белеме булмаган катлавына иң якын торган...

Мәдәният министрлыгы бу җырчыларга мактаулы исемнәр биреп дөрес эшлидер. Дәрәҗәле исемнең асылында ат (исем) казану сүзе ята бит. Бу җырчылар халыкның музыкаль белеме булмаган катлавына иң якын торган поп стилендә җырлап йөреп халык мәхәббәтен, ягъни, ат казанганнар бит инде. Димәк, алар лаек. Ә инде төрле категория кешеләренең, ягъни драма артистының да, опера артистының да шул ук исемдәге бер үк дәрәҗәдәге премия алуларына килгәндә, аңа зарлануыбыз – эмоцияләр генә. Артистны бәяләвебез дә – субъектив фикер. Хәзер массалар фикере модада. Ә массалар аяклар белән, ягъни концертка килеп тавыш бирә. Күпчелек – эстрада яклы.

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк