Логотип
Хәбәрләр

“Балачакның яңа җырлары” бәйге-фестиваленә гаризалар кабул итү башланган

Чараны Һади Атласи исемендәге татар мәдәниятенә ярдәм итү һәм үстерү иҗтимагый фонды оештырган

15 гыйнвардан “Балачакның яңа җырлары” (“Новые песни детства”) бәйге-фестиваленә гаризалар кабул ителә башлаган. Проект (җитәкчесе – Җәмил Мингалиев) татар, рус, чуаш, мари, удмурт, мордва телләрендә балалар һәм үсмерләр өчен заманча яңа җырлар иҗат итүгә, сыйфатлы аранжировкалар булдыруга, талантлы балалар һәм профессиональ җырчылар тарафыннан балалар өчен яңа җырларны тәүге тапкыр дөньяга чыгаруга юнәлдерелгән. Бу хакта “Идел” журналы хәбәр итә.
Бәйгедә берничә номинациядә катнашырга мөмкин. Алар арасында:
- Балалар өчен иң яхшы яңа җыр (композиторның, шагыйрьнең)
- Балалар өчен яңа җырны иң яхшы башкаручы бала (8-18 яшьлекләр арасында)
- Балалар өчен яңа җырны иң яхшы башкаручы профессиональ җырчы
- Балалар өчен ретро-җырны иң яхшы башкаручы бала (8-18 яшьлекләр арасында)
- Балалар өчен ретро-җырны иң яхшы башкаручы профессиональ җырчы
- Балалар җырларының көйләрен иҗат итүче иң яхшы композитор
- Балалар җырларын иҗат итүче иң яхшы шагыйрь
- Балалар җырларын иң яхшы аранжировкалаучы.

Бәйгедә композиторлар, шагыйрьләр, аранжировщиклар, 8дән 18 яшькә кадәрге балалар (җыр башкаручы) һәм профессиональ җырчылар (18дән 35 яшькә кадәрге) катнашырга мөмкин. Җыр 8-18 яшькә кадәрге балалар өчен, теләсә кайсы жанрда, татар, рус, чуаш, мари, мордва, удмурт телләрендә язылырга мөмкин. Бәйгедә балаларда игелеклелек, Ватанга мәхәббәт, ата-аналарга һәм өлкәннәргә карата ихтирам, намуслылык тәрбияләүгә, белемгә, гаилә кыйммәтләренә, табигатьне, хайваннарны яратуга юнәлдерелгән җырларга өстенлек биреләчәк. Сайлап алу турына гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә. “Новые песни дества” фестиваль-бәйгесендә катнашу өчен хезмәтләрне электрон почтага  (talant16ru@mail.ru яки https://vk.com/minstarproduction) юлларга яки сайтта (talant16.ru) гариза язып калдырырга мөмкин. 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк