Балалар көткән могҗизага әти-әниләр алдана
Ышанганнар өчен могҗизага һәрвакыт урын бар. Ышанмаганнар өчен ул юк һәм булмаячак. Чын-чынлап Кыш бабайдан гына түгел, тормыштан могҗиза көткәннәр өчен, чыннан да көтелмәгән шатлыклар өелеп кенә тора...
Ышанганнар өчен могҗизага һәрвакыт урын бар. Ышанмаганнар өчен ул юк һәм булмаячак. Чын-чынлап Кыш бабайдан гына түгел, тормыштан могҗиза көткәннәр өчен, чыннан да көтелмәгән шатлыклар өелеп кенә тора бит. Балалардан үрнәк алырлык әнә - шуның кадәр могҗизага ышанып Кыш бабайдан бүләк көтә беләләр, алар көткән сихердән әти-әниләр, әби-бабайларга кадәр алдана башлый. Балалар белән утырып хат язалар, почтага илтеп салалар, бүләген әзерлиләр, төнге өчтә торып, чыршы төбенә хәстәрләп куялар... Аннан очкынланып күзләре яна башлаган баласыннан да битәр, сөенечтән куанып басып торалар. Һәм алар төсле үк моның Кыш бабай бүләге икәненә дә инаналар. Шул сөенеч белән гаиләгә шатлык, сөенеч, бәрәкәт өстәлә. Шулай бит? Анысы да бер бәхет, могҗизаи рәхәт халәт бит? Шуңа, могҗиза бар һәм булачак, дип яшәргә кирәк тә. Көн саен бер куаныч, шатлык өстәлсен дисәң, син дә аңа ышана башла, яме?..
Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк