Балалар кастингка чакырыла!

Казан мэриясе татар телендә өр–яңа «Апуш» балалар театр студиясен ача. Шул уңайдан мәктәп укучылары 26-27 февральдә кастингка чакырыла.

Әлеге студиядә киләчәк буын үзен шәхси, профессиональ һәм иҗади яктан үстерә ала. Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү — "Апуш"ның төп максатлары шушы, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Студиядә укучылар татарча спектакльләр әзерләячәк, төрле шәхесләр белән мастер-классларда катнашачак, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, вокал буенча дәресләр алачак. Студияне тәмамлаганда, алар ярымпрофессионал актер булып чыгар дип ышаналар.

Студиягә йөрү бушлай. Аның барлык финанс, оештыру чыгымнарын Казан мэриясе тулысы белән үз өстенә ала. "Апуш”та мөмкинлекләре чикле балалар да шөгыльләнә ала. Тамашачыларга беренче спектакльне күрсәтү 1нче июньгә планлаштырыла.

«Студиядә укучылар үзләренең артистлык потенциалын ачачак, үз-үзенә ышанычын арттырачак, жестикуляция һәм мимикага, персонаж хис-кичерешләрен белдерергә өйрәнәчәк, үз халкының бай мәдәнияте белән танышачак, сәнгатькә тартылачак. Шулай ук лидерлык сыйфатларын үстерү, үз фикерләрен белдерә алу, аларны татар телендә грамоталы итеп җиткерү, персонаж характерын анализлый белү күнекмәләренә ия булачак», ди оештыручылар.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, театр студиясе укучыларга биеклеккә һәм бөеклеккә юллар ачачак. Шул сәбәпле, аңа, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның балачагы белән бәйләп, «Апуш» дигән исем бирелгән.

Кастингта татар телендә иркен һәм берникадәр кыенлык белән аралашучы укучылар катнаша ала.

Яшь категориясе:

1нче төркем: 9 яшьтән 11 яшькә кадәрге укучылар;
 2нче төркем: 12 яшьтән 15 яшькә кадәрге укучылар.
Кастингны үткәрү урыны: «Сәйдәш» мәдәният үзәге (Н.Ершов урамы, 57а йорты).

Вакыты:

26 февральдә 15:00–18:00 аралыгында,
27 февральдә 12:00–15:00 аралыгында.
Гаризалар teatrstudio_kzn@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Элемтәләр өчен телефон: 8 927 032-22-85 (Алия Фәйзрахманова). 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
987
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Кариев театры «Tamga» лабораториясе белән театраль сезонны тәмамлый
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 июнь 2022 - 15:07
411
0
0
Утырырлар, дисезме?
21 июнь 2022 - 13:49
391
0
0
Биибезме?Биибез!
21 июнь 2022 - 11:41
344
0
0
"Здесь был Кай"
16 июнь 2022 - 15:28
785
0
0
Кызмы икән,малаймы?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы