Логотип
Хәбәрләр

Баласыз мөслимәләрне ясалма орлыкландыру өчен мөселман ирләре донор базасы кирәк - "Штаб"

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Мәскәү татарларының “Штаб” җәмгыяте утырышында балага уза алмаган хатын-кызлар өчен мөселман ирләренең сперма банкын булдыру кирәклеге турында сөйл...

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Мәскәү татарларының “Штаб” җәмгыяте утырышында балага уза алмаган хатын-кызлар өчен мөселман ирләренең сперма банкын булдыру кирәклеге турында сөйләшкәннәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Штаб”ның җитәкчесе Рөстәм Ямалеев әйтте.

Аның әйтүенчә, “Штаб” утырышына табиблар һәм медицина уку йортлары студентлары чакырылган. Сөйләшүдә ЭКО клиникасы баш табибы урынбасары да булган. Утырышта 35 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге кияүдә булмаган хатын-кызлар да күп килгән.

“Хатын-кызлар бик әһәмиятле мәсьәлә – табигый булмаган орлыкландыру проблемасын күтәрде. Алар балага уза алмаган хатын-кызлар өчен мөселман ирләренең сперма банкын булдыру кирәклеген әйтте. Барысы да дөрес булсын, хәзрәт дога укый алсын”, - дип аңлатты Рөстәм Ямалеев.

“Штаб” җитәкчесе фикеренчә, бу базадагы ирләр балага узу сәләте булмаган гаиләле хатын-кызлар, шулай ук ялгыз, әмма бала табарга теләгән хатын-кызлар өчен кирәкле булырга мөмкин. Рөстәм Ямалеев әйтүенчә, тәкъдим бик зур гауга чыгарган. Утырышта катнашучыларның бер өлеше бу тәкъдимнең дингә каршы килүен белдергән. Башкалары исә аракы эчмәгән, сәламәт ирләрдән бала табарга теләүче хатын-кызлар өчен шушындый база булырга тиеш, дип дәлилләргә тырышкан.

Рөстәм Ямалеев әйтүенчә, уртак фикергә килмәү сәбәпле, нәкъ шушы темага багышланган тагын бер утырыш узачак. Аңа дин әһелләрен, ЭКО ясаучы табибларны чакырачаклар. “Ничек итеп мөселман хатын-кызларын мөселман ирләре белән балага уздыру мәсьәләсен хәл итеп була икәнен караячакбыз. Һәм хәзрәт дога укып моны ничек эшләргә”, - дип аңлатты Рөстәм Ямалеев.

“Без мөселман ирләре базасы турында сүз алып бардык, әмма безнең утырышларга татарлар йөрү сәбәпле, әлбәттә, без, беренче чиратта, татарлар турында сөйләшәтек”, - диде Рөстәм Ямалеев.

татар-информ

Фото: tatar-shtab.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк