Балтач кызы Польшаның Млава шәһәрендә шашка буенча чемпионатта призлы урын алды

Россия командасы 2 нче урынга чыккан, кубок, медаль һәм дипломнар белән бүләкләнгәннәр

21 августтан 30 август көннәрендә Польшаның Млава шәһәрендә, мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында, “Кубок Чемпионат Мира по русским шашкам 64” дигән ярышлар булып узды. Биредә төрле илләрдән 9 команда җыелган,130 га якын спортчы катнашкан. Кариле авылыннан Чулпан Габделганиева 19 хатын- кыз арасында шашка уйнап, 3нче урынны яулады. Россия командасы 2 нче урынга чыккан, кубок, медаль һәм дипломнар белән бүләкләнгәннәр, дип яза җирле басма.

Чулпан әле бүген генә кайтты.”Чит илгә чыгуым беренче тапкыр гына, – ди тәвәккәл район кызы.– Рәсәйдә урыннар алып тәҗрибә туплый башлагач, Европага да чыгып карарга кирәк, дип хыялана башладым. Әлбәттә, монда бик зур тәҗрибәле, көчле уенчылар килә. Бөтендөнья буйлап катнашып җиңгән кешеләр. Шуңа күрә шактый еллар үземә дә нык әзерләнергә туры килде. Аллага шөкер, ярыш ахырында нәтиҗәләр унышлы булды, беренче тапкыр катнашып, 3 нче урын булса да бик шатландым. Әлеге унышларымның шатлыгы белән район җитәкчеләре дә Балтач чигендә каршылап уртаклаштылар. Рәхмәт”.

Фото: baltaci.ru

 

татар-информ

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/03/170806/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
346
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы