Логотип
Хәбәрләр

Балтачта ‒ чәй йоласы

Татарларда чәй ин зур затлы сый-хөрмәт билгесе.      Татарстанда хәзер дә чәй эчәргә бик яраталар. Самоварсыз йорт бик сирәктер. Дөрес, күпчелеге электр самоварлары, термопот-кнопкаларына гына басасы...

Татарларда чәй ин зур затлы сый-хөрмәт билгесе.

     Татарстанда хәзер дә чәй эчәргә бик яраталар. Самоварсыз йорт бик сирәктер. Дөрес, күпчелеге электр самоварлары, термопот-кнопкаларына гына басасы, аларны ягып җибәрергә дә, өрдерергә дә, кагарга да кирәкми. Ә менә бер яки ике чиләкле чын самоварлар санаулы гына калып бара. Ләкин халык йоласы бер дә искерми.

   1986 нчы елның август аенда Казанда «Чәй көне» уздыру фикерен хуплап чыгалар. Һәм менә, төрле ресторан һәм кафеларда, базарларда һәм ярминкәләрдә, клубларда һәм мәдәният сарайларында самоварлар шаулый. Беренче Казан бәйрәме ‒ Чәй көне башланып китә…

    Без, Балтач мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге йоланы кабат торгызу ниятеннән, 19 октябрь көнне Яңа иҗат сезонын «Чәй бәйрәме»ннән башладык. Биредә олпат самоварлардан башлап, көмеш, бакыр, жиз йөзлекләрендә нур балкыткан 40 самовар «парадка» чыкты. Биредәге самоварлар музейга куярлык чын сәнгать әсәрләре. Бәйрәмне, йола буенча, агач күмере белэн куелган ун литр су сыешлы никель бахадир ачып жибәрде. Аның «палковникларча көр тавышына» дәрәҗәләре ягыннан икенче баскычта торган медалле һәм бик бәләкәй электр чәйнекләре кушылды.

  Зәңгәрсу эскәтерләргә телеңне йотарлык төрледән-төрле ризыклар тезелде. Татарның чәй өстәле борын-борынгыдан дан тоткан. Ләкин тәм-томнарны күреп кунакларның да күзләре уйный башлады. Әле генә табадан тошкән коймак, кош теле, өчпочмаклар, кабак бәлешләре һәм бөккәннәр, балан пироглары үзләре авызга керәм дип торалар… Һәм иң абруйлы ризык-чәй Иван чәе, Мәтрүшкә һәм бөтнек, сары мәтрүшкә һәм гөлҗимеш кебек үләннәрдән ясалган шифалы чәйләр эчәсең килсә дә рәхим ит, бар да бар.

 Ике сәгатькә сузылган чәй йоласынын дәвамы булып, тамаша залы үз ишекләрен ачты. Әле генә чәй тирәсендә кайнаган халык, күз ачып йомганчы залдагы урыннарны алып, алкышлар астында театральләштерелгән концертыбыз башланып китте.

 «Мәңге яшә, сәхнә дигән тәхет!», дип исемләнгән иҗат концертында мәдәният үзәгендә эшләп килүче төрле түгәрәкләрнең эшчәнлеген куреп сокланырлык иде.

Мәсәлән: Бөтенрәсәй татар фольклор фестивале «Тугәрәк уен»да катнашып, шулай ук Регионара этник фестиваль «Гөслә-фест», Регионара этник фестиваль «Крутушка», Халыкара конкурс-фестиваль  «Этномириада» хәм Республика куләм этнокультура фестивале «Безнең йорт-Татарстан» конкурсларында катнашып, лаеклы урыннар яулаган «Орчык» гөсләчеләр ансамбле, «Җомга көн кич белән», «Чабата биюе» hәм «Үзбәк биюе» коллективлары, «Инструменталь ансамбль», «Ветераннар клубы», «Баянчылар ансамбле», нәфис суз hәм Халык театры коллективлары әзерләгән өзекне карап, мәдәният хезмәткәрләренә – Афәрин диясе генә кала.

 Әлбәттә, әлеге идеяләрне узендэ туплап, аларны сәхнәдә чынга ашырып, тамашачыга җиткерергә теләүче, инде 28 ел мәдәният өлкәсендә, янып торучы Наилә Атабаеваның да өлеше бик зур.

 Илдар Фоатович житәкләгән коллективка тамашачы узенең зур рәхмәтен белдерде hәм мәдәният хезмәткәрләренә яңадан-яңа иҗади уңышлар теләп калды.

Автор: Гульнара Гарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк