Балык Бистәсендә «Балык - булсын!» акциясе уздырылды

Бу акция районның балыклы буа-плотиналары булган егермегә якын авыл җирлегендә дә уздырыла.

Балык Бистәсендә «Балык- булсын!» акциясе уздырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Татарстан Республикасы су саклагычларының акваторияләрендә биологик ресурсларның сакланышын тәэмин итү,кышкы чорда балыкларның һәлак булуына юл куймау максатыннан бозда чокырчыклар (лунки) тишү буенча «Балык–булсын! (Рыбе–быть!)» акциясе уздырыла.

Кыш ахырына сулыкларда кислород запасы кими. Бу балыкларның күпләп кырылуына сәбәп булырга мөмкин. Шуңа да бозны тишеп сулыкларны кислород белән баетырга кирәк.

Балык Бистәсе районда бу мөһим экологик акция «Круг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең (җитәкчесе Юрий Караганов) бригадалары көче белән башкарылды. Балыкчылар Чулманның Подгорная күле районында һәм башка балык күпләп җыела торган урыннарда 500 дән артык чокырчык тишеп, аларга камыш көлтәләре урнаштырдылар.

Бу акция районның балыклы буа-плотиналары булган егермегә якын авыл җирлегендә дә уздырыла.

Чыганак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
373
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Синнән башка биш ел...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Антикоррупция
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы