"Барысы да план нигезендә башкарылачак"
РФ гражданнарының аерым категорияләренә ярдәм итү өчен барлык пособиеләр план нигезендә индексацияләнәчәк, Бу хакта дәүләте башлыгы Владимир Путин хәбәр итте. "Пособиеләрне булган планнарыбыз нигезендә, тиешле дәрәҗәдә индексацияләячәкбез", — дип белдерде ул.
Исегезгә төшерәбез, 1 февральдән ана капиталы, социаль түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрнең бер өлеше 8,4 процентка индексацияләнгән. Шулай ук эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре дә арта.
2022 елда ана капиталы беренче тапкыр фактик инфляция нигезендә артачак. Мәсәлән, беренче балага түләүләр күләме 534,5 мең сумга җитәчәк, ә икенче балага — 693,1 мең сум.
Фото u-f.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте