Логотип
Хәбәрләр

Башкорт драмтеатры Туфан Миңнуллин әсәре белән Казахстан театр фестивале лауреаты булды

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры татар классик драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Эзләдем, бәгърем, сине...» спектакле белән Казахстанның халыкара театры фестиваленд...

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры татар классик драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Эзләдем, бәгърем, сине...» спектакле белән Казахстанның халыкара театры фестивалендә лауреат исеменә лаек булды. Бу хакта театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ»хәбәр итә.

30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Казахстанның Талдыкурган шәһәрендә Астананың 20 еллыгына багышланган VII халыкара театр фестивале үтте.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча, «Эзләдем, бәгърем, сине...» спектакле II урынга лаек булган, «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә җиңүче дип танылып, 1 миллион тәңкәлек сертификат белән бүләкләнгән.

Туфан Миңнуллинның бу спектакле үз вакытында Камал театрында да барды. Сюжет инвалид арбасында утырган егет белән кызның телефон аша аралашуына һәм очрашуына корылган. Рольләрдә Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллиннар уйнаган иде.

Башкорт театры спектаклендә бу рольләрне Фиргат Гарипов һәм Гөлмирә Исмәгыйлева башкарды.

Фиргат Гарипов – яшь режиссер да. Ул Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» легендар спектаклен чыгарды.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк