Логотип
Хәбәрләр

Башкортстан Мәдәният министрлыгы Фирдүс Тямаев концертына бәйле рәвештә аңлатма бирде

Фирдүс Тямаев белән булган хәлләрне исәпкә алып, «Шәһри Казан» Башкортстан Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Фирдүс Тямаев белән булган хәлләрне исәпкә алып, «Шәһри Казан» Башкортстан Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Кичә Башкортстанның Миякә районы Кыргыз- Миякә җирлегендә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның концерты булмый калган. Бу җирлектә җырчы ике көн чыгыш ясарга тиеш була. Әмма җирле хакимият төрле сәбәпләр табып, Фирдүснең концертын булдырмый кала.

Әлеге вакыйга уңаеннан Фирдүс Тямаев социаль челтәрдә видео урнаштырды. Аны Башкорстан тамашачысы дәррәү күтәреп алып, флешмоб оештырды. Күпчелек Башкортстан хакимиятенең бу адымын хупламады. «Мин Башкортстанда туганыма беренче тапкыр оялам», дип язучылар да булды хәтта.

Кичә Фирдүс Тямаев Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфиковага мөрәҗәгать белән чыкты. Чөнки Фирдүснең 2 апрельдә Стәрлетамакта булачак гастрольләре дә өзелергә мөмкин икән.

«Муниципалитетларда концертлар оештыру җирле хакимият вәкаләтләренә керә. Миякә районы хакимияте мәгълүматлары буенча, 22 мартта Кыргыз-Миякәнең Үзәк мәдәният сарае подвалында, торба тишелү сәбәпле, электр челтәрендә кыска ялганыш барлыкка китергән.

Бәхетсезлек очрагы килеп чыкмасын өчен Мәдәният сараенда электр уты бөтенләй сүндерелгән. Нәтиҗәдә, Фирдүс Тямаевның концерты булмый калган. Тулырак мәгълүматны сез Миякә районы хакимиятеннән белешә аласыз.

«Маршрут» кәгазьләренә килгәндә, Башкортстанда Мәдәни программалар һәм гастрольләр эшчәнлеге дирекциясе эшли. Теге яисә бу артистның гастроль эшчәнлеге законлымы дигән сорау туган очракта, концерт уза торган муниципаль берәмлек Дирекциягә мөрәҗәгать итеп, эксперт бәяләмәсе алырга хокуклы.

Бу бәяләмә мәҗбүри түгел һәм муниципалитет яисә артистларның үзләре теләге белән генә үткәрелә», диелә Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Шәһри Казан»га килгән хатта.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу җавап түгел инде.