Башкортстан милли симфоник оркестры янә Татарстанда!
Башкортстан республикасы милли симфоник оркестрының 7-11 апрель көннәрендә Татарстан буенча зур гастрольләре башлана.
7-11 апрель көннәрендә Башкортстан республикасы милли симфоник оркестрының Татарстан буенча зур гастрольләре узачак.
Оркестрның Казан концертлары 10 һәм 11 апрель көннәрендә үтәчәк. 10 апрельдә коллектив С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Сергей Рахманинов һәм Антон Брукнер шедевларыннан торган концерт тәкдъим итәчәк. Икенче концертның программасы башкорт һәм татар милли авторларының әсәрләреннән төзелгән.
Гастрольләр кысаларында барлыгы 4 концерт планлаштырыла, шуларның икесе Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узачак. Концертлар Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Бөтенроссия филармония сезоннары» программасы кысаларында уза.
Дирижёр – Башкортстан республикасы милли симфоник оркестрының баш дирижёры, Башкортстанның атказанган артисты Дмитрий Крюков.
«Артур Назиуллин оркестрның генераль директоры вазифасына йөкләнгәч, безнең бу коллектив белән иҗади элемтәләребез тагын да ныгыды. Соңгы елларда коллектив сыйфат ягыннан да үзгәрешләр кичерде, бу казанышларда искиткеч талантлы дирижёр Дмитрий Крюковның да өлеше зур. Мин Башкортстан милли симфоник оркестрының уңышларына сөенәм, тугандаш халыклар булуыбыз белән горурланам», – дип белдерә Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин. 12+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк