Логотип
Хәбәрләр

Башкортстанда милли ризык бәйрәме майның икенче яртысына билгеләнгән

"Бәлешфест" дип исемләнгән чара быел беренче тапкыр оештырыла. Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе быел тәүге тапкыр "Бәлешфест" милли ризы...

"Бәлешфест" дип исемләнгән чара быел беренче тапкыр оештырыла.

Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе быел тәүге тапкыр "Бәлешфест" милли ризык бәйрәме оештыруы хакында "Татар-информ" хәбәр иткән иде инде. Чара 19 май көнне узачагы билгеле булды

Программада милли ризыкларны тәкъдим итү, татар халык ашларын әзерләү буенча мастер-класслар үткәрү,бәйрәм концерты каралган.

Башкортстанның Бүздәк районы Бүздәк авылында узачак "Бәлешфест"ка килүчеләр милли ихаталар, истәлекле бүләкләр киштәсе белән таныша, кызыклы уеннарда катнаша, махсус әзерләнгән мәйданчыкларда фотосурәтләргә төшә алачак, диелә оештыручылар хәбәрендә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк