Логотип
Хәбәрләр

Башкортстанның халык рәссамы вафат

Уфада Башкортстанның халык рәссамы, Россиядә билгеле фоторәссам, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рамил Килмәмәтов вафат булган. Бу турыда Мәдәният министрлыгына сылт...

Уфада Башкортстанның халык рәссамы, Россиядә билгеле фоторәссам, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рамил Килмәмәтов вафат булган. Бу турыда Мәдәният министрлыгына сылтама белән "Башинформ"агентлыгы хәбәр итте.

Ул республикада фотопроектлар һәм күргәзмәләр оештырган. 25 ел дәвамында эшләп килгән "Табигать. Кеше. Мәдәният" фоторәссамнарның халыкара акциясе Рамил Килмәмәтовның авторлык проекты булган.

Рамил Килмәмәтов 1949 елда Башкортстанда туган. Фоторәссәмнар арасында беренче булып Башкортстанның халык рәссамы исемен алган.

Мәрхүмне соңгы юлга озату 13 апрельдә Башкорт дәүләт филармониясе бинасында була. 11.00 сәгатьтә башлана. 

 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк