Логотип
Хәбәрләр

Баулының мөмкинлекләре чикләнгән балалары Камал сәхнәсендә спектакль күрсәтә

(Казан, 21 май, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Баулының "Ангелы благо" театр студиясенә йөрүче мөмкинлекләре чикле балалар 22 май көнне Камал театры сәхнәсендә "Хыялга юл" ( "Путь к мечте") спектак...

(Казан, 21 май, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Баулының "Ангелы благо" театр студиясенә йөрүче мөмкинлекләре чикле балалар 22 май көнне Камал театры сәхнәсендә "Хыялга юл" ( "Путь к мечте") спектаклен күрсәтәчәк. Бу хакта "Татар-информ"га "БлагоДарение” яшь буынга ярдәм итү һәм социаль башлангычларны гамәлгә ашыру хәйрия фонды директоры Рузилә Шәймәрданова хәбәр итте.

"Мөмкинлекләре чикле балаларның культура дәрәҗәсен үстерү һәм иҗатларына ярдәм итү максатыннан, "БлагоДарение" хәйрия фонды Баулының "Ангелы Благо" театр студиясенә йөрүче балалар катнашында мәдәни программа оештыра", - диде Рузилә Шәймәрданова.

Аның сүзләренчә, 21 май көнне балаларны хәйрия фонды директоры Ирек Салихов һәм Камал театры артистлары белән очрашу көтә. Бүләк буларак алар профессиональ артистлар сәхнәләштерүендә "Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектаклен тамаша кылачак.

22 май көнне 14.00 сәгатьтә балалар үзләре Камал сәхнәсендә "Хыялга юл" спектаклен күрсәтә. Төп тамашачы буларак, спектакльгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Шулай ук тамашаны төрле социаль һәм тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар карый алачак.

Спектакльдән соң балаларны эстрада йолдызлары һәм аларның балалары катнашындагы концерт көтә. 

  • "БлагоДарение" яшь буынга ярдәм итү һәм социаль башлангычларны гамәлгә ашыру хәйрия фонды 2015 елда ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән төзелгән. Эшчәнлекнең төп юнәлеше булып мөмкинлекләре чикле һәм әти-әнисез калган балаларга ярдәм итү тора. Баулы шәһәренең " Ангелы Благо" театр студиясенә фонд оешкан елыннан бирле ярдәм итә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк