Логотип
Хәбәрләр

Бекмамбетов Казанда нишләгән?

13 октябрь көнне Россия тамашачысына «Ночной дозор» аша таныш булган танылган режиссер Тимур Бекмамбетовны «Казан» гаилә үзәге каршында күргәннәр. Казансу буенда Бекмамбетов кино һәм видеоуеннарны бе...

13 октябрь көнне Россия тамашачысына «Ночной дозор» аша таныш булган танылган режиссер Тимур Бекмамбетовны «Казан» гаилә үзәге каршында күргәннәр.

Казансу буенда Бекмамбетов кино һәм видеоуеннарны берләштерүче Interactive Platform дип исемләнгән проектны башлап җибәрә. Әлеге фильмны ул Казан IT-эшмәкәре Дмитрий Еремеев белән берлектә эшли. Тимур Бекмамбетов яңа жанрда фильм төшереп, 100 миллион тамашачы җыя алырлык сенсация ясамакчы була, һәм әлеге проектны үзе: «Автосугыш турында дөньядагы беренче интерактив фильм», дип атый.

Фильмның төп герое – хаклык өчен көрәшүче машина йөртүче-экстримал. Ул Казанда төшерелгән интерьерларда дөреслек өчен көрәшәчәк. Иң кызыгы – кинода барган сюжетны гаджетны кулланучы кеше үзе үзгәртә ала. «Әлеге проект ноябрь ахырында интернетта була», – дип ышандыра Тимур Бекмамбетов җитәкләгән продюсер үзәге.

Автор: Эльвира Сабирова

Фото: архив ok-magazine.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк