Логотип
Хәбәрләр

Бер ятакта яткан Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваны НТВ каналы күрсәтте

«Татар халык җырларын башкаручы Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваны бер җенесле мәхәббәтне пропагандалауда һәм мөселманнарны мыскыл итүдә гаеплиләр, дип сөйли НТВ. Артистлар моны сәнгать өчен ди...

«Татар халык җырларын башкаручы Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваны бер җенесле мәхәббәтне пропагандалауда һәм мөселманнарны мыскыл итүдә гаеплиләр, дип сөйли НТВ.

Артистлар моны сәнгать өчен ди, әмма традицион кыйммәт яклылар аларга бойкот игълан итәргә әзер. Аларның якын арадагы концерты булмый калырга мөмкин. Яшь аудитория бу адымда пиар һәм хайп күрә, дип сөйли телеканал. Комментарийларда исә "лесбиянка" дип тә язганнар.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге вәзгыятькә карата үзенең фикерен сөйләде.

– Күп фикерләр тудыра торган фотография булыр дип бөтенләй дә күз алдына китермәдем. Әмма минем фикерем үзгәрмәде, мин хәтта комментарийларга да җавап биреп утырмадым, фотоны алып та атмадым. Без Айгөл белән ничек эшләгән – шулай эшли бирәбез, бернәрсә дә үзгәрмәде. Концертлар куеп йөрибез, тамашачылардан да бернинди үзгәреш сизмибез. Миңа калса, инстаграмда утыручылар, журналистлар һәм үзләре куертырга теләгән кешеләр нәрсәдер уйлап чыгарып утыручылар язган дип уйлыйм. Безнең тормышта ниндидер үзгәреш булдымы дисәң, бернинди үзгәреш тә булмады. Эчебез дә пошмый. Миндә бөтенләй битарафлык: язылды ни, язылмады ни.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк