Логотип
Хәбәрләр

Беренче канал «Голос. Дети» тапшыруының нәтиҗәләрен тикшерәчәк

Бу көннәрдә «Голос. Дети» тапшыруының финалы булды. Тамашачылар һәрвакыттагыча смс юллап, үз фикерләрен җиткерә алдылар. Тапшыруда танылган җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамова катнашып, беренчелекне я...

Бу көннәрдә «Голос. Дети» тапшыруының финалы булды. Тамашачылар һәрвакыттагыча смс юллап, үз фикерләрен җиткерә алдылар. Тапшыруда танылган җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамова катнашып, беренчелекне яулады. Әмма эфирдан соң социаль челтәрләрдә «бомба» шартлаган сыман булды. Бик күпләр Микелланың җиңүе белән риза булмауларын әйтте.

Беренче каналның мәгълүмат үзәге хәбәр итүенчә, эфир вакытында ниндидер «аномалияләр» булган. Шуңа Беренче каналның җитәкчеләре финалның нәтиҗәләрен яңадан тикшерергә карар кылган.

Светлана Лобода командасында булган Микелла Абрамова 56,5% тавыш җыйган.

Лобода да, Алсу үзе дә бу хакта бернинди фикер дә әйтми.

Тикшерүләр нәтиҗәләрен көтик, алар барысын да ачыклар.

Автор: Эльвира Сабирова

Фото: prime.md

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк