Логотип
Хәбәрләр

Безгә һәр татар авылының тарихын булдырырга кирәк - Ринат Закиров

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Безгә һәр татар авылының тарихын булдырырга кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бүген II Бөтенроссия татар ав...

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Безгә һәр татар авылының тарихын булдырырга кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бүген II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында узган түгәрәк өстәл утырышында шул хакта белдерде. "Мәдәни мирасны, татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле" темасына утырыш "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узды.

Чараны “Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов алып барды.

"Безгә бергә җыелышып, киләчәк турында уйланырга, 90 елларда торгызган мәсьәләләр тагын кискенләшкән чорда бердәм булырга кирәк. Тарихыбызны югалтмыйча, тагын нинди юнәлешләрдә дәвам итәбез, кайларда байлыгыбыз ята - шуларны бергә тупларга кирәк. Авылларыбыз җитәрлек, аларның күбесенең тарихы билгеле. Моның сәбәпчеләре - бүген бирегә җыелган милләттәшләребез. Кайда гына татар авылы булмасын - аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге бар. Татар авылларын саклау буенча без Бөтендөнья татар конгрессы каршында махсус проект  - Бөтендөнья татар авыллары ассоциациясе булдырдык", - дип белдерде Ринат Закиров.

Ул авылларның тарихын язуда архив белән эшләү мөһимлегенә басым ясады. "Милләтебезнең әле өйрәнмәгән катламнары җитәрлек, бу эшләрне елдан-ел киңәйтә барабыз. Әле ачылмаган бер өлкә - Иран дәүләтендә урнашкан татар авыллары. Аларның тарихын өйрәнергә кирәк. Башка илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең дә тарихын өйрәнү зарур. Безгә һәр татар авылының тарихын булдырырга кирәк. Ул тарих бүгенге яшьләрне тәрбияләү өчен, үзләренең нәсел җепләрен белгән балалар халкыбызның чын патриотлары булып, милләтебезгә хезмәт итәрләр. Авыллар тарихына киңрәк карарга кирәк", - дигән теләктә калды Ринат Закиров.

Альберт Борһанов түгәрәк өстәл кысаларында күтәреләчәк юнәлешләрне билгеләп узды. Болар түбәндәгеләр:

  • тарихи мәдәни мирас, тарих, эпиграфика, сәнгать, архитектура, табигать объектларын өйрәнү;
  • төбәк һәм авыллар тарихын өйрәнүдә чыганак буларак архив һәм музей материаллары белән эшләү тәҗрибәсе;
  • төбәк һәм татар авыллары тарихын язуда материал җыю тәҗрибәсе;
  • югалган татар авылларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү;
  • туган якны өйрәнү һәм төбәк этнотуризмын үстерү;
  • мәктәптә туган як тарихын укыту һәм башкалар.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең "Туган җир" журналы баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары Дамир Исхаков төбәк тарихын өйрәнүчеләрне татар зыялылары дип атады. "Күп кенә авыл тарихлары язылгач, аңлашыла башлады: авыл тарихларын язып кына эшне бетереп булмый, чөнки төрле авылларның бер-берсенә бәйле мәсьәләләре бар. Авыллар беркайчан да бер-берсеннән аерым яшәмәгән. Берләшеп яшәүнең тарихи җирлеге дә бар", - дип белдерде ул.

Белгеч, тарихны язганда, күзгә чалынмаган яңа чыганаклар куллану әһәмиятенә тукталды. Бу нисбәттән ул татар дастаннарын атады. "Алар күп булмаса да бар. Тарихны язганда, шул дастаннарны карап, сез борынгырак татар тарихына килеп чыга аласыз", - дип Дамир Исхаков төбәкчеләргә ярдәмгә килерлек дастаннарны санап узды. Бер үк дастаннарның төрле халыкларда төрле версияләре булуын билгеләп узды.

Казан федераль университетының физика-математика фәннәре кандидаты Фәрит Сәлимов "Татар авылларының электрон атласы” проектын тәкъдим итте.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров татар халкының эпиграфик һәйкәлләрен өйрәнүнең нәтиҗәләре турында бәян итте. "Мирасханәбездә бүгенге көндә 50 меңнән артык чыганак саклана. Бу төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен зур ярдәмлек була ала. Әйтик, биредә шәҗәрәләр, төрле татар зыялыларының кулъязмалары, татар язучылары, шагыйрьләренең шәхси архивлары, тупланган материаллары – риваятьләр, дастаннар, җырлар, топонимик материаллар саклана. Бу уникаль материаллар", — дип белдерде Илһам Гомәров. Ул әлеге материалларны цифрлаштыру буенча эшләр башкарылуын әйтте. Барлык тупланган материалларның электрон форматта тәкъдим ителәчәген билгеләп үтте.

Журналист Илдар Кыямов төбәк тарихын язу буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Узган елда дөнья күргән “Кара Чишмә карьясы” китабын язган вакытта мәгълүмат җыю, аларны тикшерү эшләре турында сөйләде.

Язучы, журналист Фәүзия Бәйрәмова 19 гасырда татар авылларында чукындырулар темасын күтәрде. Бу теманың ачылмаганын әйтте.

Ул 1764 елда Екатерина II заманнарында дин иреге турында указ кабул ителгәнен, көчләп чукындыру бетерелгәнен, әмма, шул ук вакытта, элек көчләп чукындырылганнарның исламга кайта алмавын, моның өчен аларны зур җәзалар көткәнен билгеләп узды. Ул вакытта чиркәү кенәгәсенә кермәс өчен хатын-кызларның урманнарга качып бәбиләүләрен, юкса балалары автомат рәвештә керәшен булулары турында сөйләде.

Фәүзия Бәйрәмова профессиональ тарихчылар белән төбәкчеләрнең аермасын да билгеләп узды. "Тарихчылар алар дәүләт тарихын яза. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр исә милләт тарихын язмышлар аша яза. Алар милләт тарихы елъязмасын булдыра", — дип белдерде.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев халыкны яшәтә торган әйберләрне сакларга кирәклеген әйтте. Динне, җанны, нәселне, малны сакларга кирәк, ди ул . Җәлил хәзрәт тарихыбыздан оялмаска өндәде.

Белешмә өчен. Бүген II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены ачылды. Ике көн дәвамында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән делегатлар төбәк тарихын өйрәнү буенча башкарылган эшләре турында сөйләшәчәк, үз тәҗрибәләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашачак. Форумда Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән, Татарстан Республикасының 43 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 374 вәкил катнаша. Иртәгә форумның пленар утырышы узачак.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк