Логотип
Хәбәрләр

Би-би-си: Казан күрше төбәкләрнең башкалаларына караганда күпкә уңышлырак мегаполис

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Би-би-синың Россия хезмәте футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәрләрнең берсе буларак, Казанның үзенчәлекләре турында сөйләде. Авторлар Татарстан...

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Би-би-синың Россия хезмәте футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәрләрнең берсе буларак, Казанның үзенчәлекләре турында сөйләде. Авторлар Татарстан башкаласын Россиядәге күпмилләтлелек һәм күп төрле мәдәниятләрнең үрнәге буларак сурәтли.

Авторлар шәһәрне гаҗәеп уңайлы һәм анда ял итү көчле тәэсирләр калдыра дип белдерә.

Журналистлар “иң кыргый биналарны” Касаткин урамыннан эзләргә куша.

Би-би-сида Казанның милли кухнясыннан читтә кала алмаганнар. Авторлар фикеренчә, милли кухня, “мәсәлән, кара кыстыбургерлар барлыкка китереп, җирле хипстерлар ярдәмендә актив рәвештә яңартыла”.

“Беренче чиратта Казан – күрше төбәкләрнең башкалаларына караганда күпкә уңышлырак мегаполис, зур тарихлы, искиткеч парклары булган һәм төрле мәдәни тормыш белән яшәүче шәһәр”, - дип яза авторлар. Алар “Смена” заманча мәдәният үзәгендәге күргәзмә яки лекциягә, мөселман киносы фестиваленә яисә берәр төрле экзотик артхауска барырга киңәш итәләр.

“Традиция буенча, Татарстанга килгән кунак “Бөгелмә” бальзамын эчәргә һәм өчпочмак ашарга тиеш. Ит белән пешерелгән өчпочмак шәһәр фольклорының мөстәкыйль өлеше булып тора”, - дип дәвам журналистлар.

Алар Россиядәге иң матур кояш чыгышы Казанда дип белгеләп үттеләр. Ә иң яхшысы аны Миллениум күпере астындагы мәйданда каршы алу.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк