Логотип
Хәбәрләр

«Биектау - Сәйяр» театр фестивале (видео)

Бүген Биектау җирендә зур бәйрәм! «Биектау-Сәйяр» фестивале узды. Фестиваль Казан шәһәрендә моннан дистә елга якын элек уздырыла башлады, республика күләменә ул быел өченче тапкыр чыга! «Сәйяр» театр...

Бүген Биектау җирендә зур бәйрәм! «Биектау-Сәйяр» фестивале узды. Фестиваль Казан шәһәрендә моннан дистә елга якын элек уздырыла башлады, республика күләменә ул быел өченче тапкыр чыга! «Сәйяр» театр фестивале бәйгесе «2014-2020 елларга каралган Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы нигезендә Биектау муниципаль районы хакимияте, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге, «Татмедиа» Ачык акционерлык җәмгыяте, «Салават күпере» балалар һәм «Сәхнә» театр журналлары тарафыннан үткәрелде.

Ә Биектауда ‒ беренче! Заманында бар театрлар сәхнәсен тотып торган драматург Хәй Вахит та Биектау районында туып үскән! Күренекле драматургының тууына 100 ел. 

«Биектау- Сәйяр» фестивален төп гамәлгә куючы район хакимияте. «Бу юкка гына түгел,  Рөстәм Галиуллиович авыл хуҗалыгы һәм икътисадны гына түгел, мәдәният, сәнгатьне дә яхшы белә! Һәрвакыт кызыксынып, үзе яңа идеяләр биреп тора!  Мегаполис янәшәсендә моңа ирешү, әлбәттә, җиңел түгел! - ди биектаулылар. 

Бергә бергә шундый театр, матурлык бәйрәме оештыру бик күңелле булды. Алга таба да биектаулыларга уңышлар телибез!!!

{mp4}11537{/mp4}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк