Логотип
Хәбәрләр

Билан - Казанда!

Җырчыдан тыш, Казанга Игорь Крутой, Олег Газманов, Анжелика Варум һәм башка күренекле артистлар килгән иде.

 

Казанга Дима Билан килде. Ул «Игелекле дулкын» фестивале финалистларының гала-концертында катнашты.  «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 6 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге яшь талантлар үз иҗатларын  тәкъдим итте. Дима Билан сәхнәгә чыгуга залда утырган балалар да урыннарыннан торып бии башлады.  Ә сәхнә артында аны төрле яктан камап алдылар һәм фотога төшеп, җибәрми тордылар. Билан  балалар белән мондый чараларда катнашуны  күңелле вакыйга дип белдерде. Җырчыдан тыш, Казанга Игорь Крутой, Олег Газманов, Анжелика Варум һәм башка күренекле артистлар килгән иде.

Фото: Добрая волна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк