Логотип
Хәбәрләр

Бишкәк шәһәрендә үзенчәлекле дизайн белән эшләнелгән мәчет ачылачак

Якын арада Бишкәк шәһәрендә тагын бер яңа мәчет ачылачак. Үзенчәлекле дизайн белән эшләнелгән гыйбадәт йорты Юнысалиев һәм Шопен урамнары киселешендә урнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбә...

Якын арада Бишкәк шәһәрендә тагын бер яңа мәчет ачылачак. Үзенчәлекле дизайн белән эшләнелгән гыйбадәт йорты Юнысалиев һәм Шопен урамнары киселешендә урнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. 

Мәчет 2010 елда булган Апрель революциясе корбаннары хөрмәтенә 2015 елда Кыргызстанның элеккеге Президенты Алмазбәк Атамбаев кушуы буенча төзелә башлый. 

Мәчет өч катлы итеп төзелгән. Манарасының биеклеге 34 метр, гыйбадәт заллары берьюлы 900 кешене сыйдыра алачак. 

татар-информ

Фото: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк