Логотип
Хәбәрләр

Болгарда беренче тапкыр «Чәк-Чәй» фестивале узачак

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 30 апрельдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Чәк-Чәй» гастрономия фестивале узачак. Фестивальнең атамасы төбәктәге ике кулинар традицияне — чәкчәкне һәм төрле ү...

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 30 апрельдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Чәк-Чәй» гастрономия фестивале узачак. Фестивальнең атамасы төбәктәге ике кулинар традицияне — чәкчәкне һәм төрле үләннәрдән пешерелгән Болгар чәен берләштерә, дип хәбәр итә Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Фестиваль кунакларын чәкчәк тарихы белән таныштырачаклар. Әлеге ризыкның төрле вариантларын тәкъдим итәчәкләр. Өстәлгә чәкчәк кенә түгел, башка милли ризыклар да куелачак.

Мәйданчыкларда шулай ук борынгы күчмә халыкларның кыр кухнялары эшләр дип көтелә. Кунакларны чәй бәйрәмендә катнашу һәм милли ризыкларны татып карау өчен тирмәдә кабул итәчәкләр.

Фестивальнең яшь катнашучылары өчен балалар мәйданчыгы эшләячәк, мастер-класслар узачак. Сәхнәдә театр, вокаль һәм хореография коллективлары чыгыш ясаячак. 

татар-информ

Фото: архив tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк