Логотип
Хәбәрләр

Борһанов татар теле вәзгыяте турында: Без күпмедер дәрәҗәдә үзара элемтәләрне югалттык

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен интервью биргәндә, татар теле вазгыяте турында ф...

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен интервью биргәндә, татар теле вазгыяте турында фикерен белдерде.

“Хәл чыннан да катлаулы иде. Бу “ата-ана – укытучы” мөнәсәбәтләрен булдыру, кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләүгә кагылган сораулар иде. Бу мәсьәләдә объектив сәбәпләр дә, субъектив сәбәпләр дә бар, - дип сөйләде Борһанов. - Безнең Президентның яраткан әйтеме: „Гаеп атта да, тәртәдә дә бар”. Без күпмедер дәрәҗәдә үзара элемтәләрне югалттык”.

Министр сүзләренчә, хәзер министрлык милли белем бирү мәсьәләләрен хәл итүдә федераль үзәк белән берлектә эш алып бара. Әлеге мөһим бурычны башкаруга Татарстан Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты; белгечләр, укытучылар әзерли һәм яңадан әзерли торган югары уку йортлары, ата-аналар кушылды.

“Әлеге тынгысызлыкта җәмәгать фикере шактый зур әһәмияткә ия, һәм  бу яктан эш алып барырга кирәк. Миңа калса, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы формалаштыра һәм төбәкләргә җибәрә торган уку планын төгәл куллану белән бергә, туган телләрне өйрәнүдә өстәмә мөмкинлекләр эзләргә кирәк”, - дип дәвам итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Борһанов гаилә институты һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөмкинлекләрен актив кулланырга чакырды. Монда белем бирүгә мәдәни яктан якын килү ярдәм итә ала.

“Минем күзаллавымча, бу мәсьәләдә күбрәк мөстәкыйльлек һәм ачыктан-ачык эшләү кирәк”, дип йомгаклады министр. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк