Логотип
Хәбәрләр

Әбри Хәбриев абыйсын тапкан

Юмор остасы Әбри Хәбриев инстаграмына: «Туганнарны сирәк күрәм», дип зарланып видео урнаштырган. Видеоязмада Әбри маймыл белән пыяла аша аралаша. Әлбәттә, бу зарлану шаяру гына. Видеодагы маймыл арт...

Юмор остасы Әбри Хәбриев инстаграмына: «Туганнарны сирәк күрәм», дип зарланып видео урнаштырган. Видеоязмада Әбри маймыл белән пыяла аша аралаша.

Әлбәттә, бу зарлану шаяру гына. Видеодагы маймыл артистның абыйсы имеш. «346-нчы буын абыем. Исеме - Әбрүз. Әбри тәхәллүсе шуннан чыккан. Ул хәзер Ижауда яши», – дип шаярта ул. Укучыларның берсе: «Минем братны күрмәдеңме анда?» – дип сорау биргән. Әбри бер дә аптырап тормаган: «Ул икенче якта иде. Макакалар белән», – дигән.

Бу кызыклы видеоны Сезгә дә карарга тәкъдим итәбез.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @abri_xabrieff

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк