Бүтән күрешүләр булмас...

Татарстан Республикасының халык артисты ИлСаф бу көннәрдә зур югалту кичерә. Артистның газиз әнисе Рушания Сафина якты дөньядан киткән.
«Әнәй-бәгеркәй, җиденче көннәрең дә үтеп китте... Урының ожмах түрләрендә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Бүтән күрешүләр булмас... Тәрәзәләр якты каршы алмас...» – дип яза халык артисты Инстаграм битендә.
Комментарийларда Илсафның кайгысын уртаклашып, сәхнәдәш дуслары һәм тамашачылары җылы сүзләр язып калдырган. «Әле бит ялт итеп, районда үткән концертыгызда менеп-төшеп, елмаеп кына торды, гомер дигәнең... Урыннары оҗмахта булсын, ә сезгә күркәм сабырлык. Әниегезне бер калдырмый, гел авылда идегез... Теләк теләп ятсын», – дип яза тамашачы.
Җырчы Нурзадә дә: «Әниеңнең урыннары ожмах түрләрендә булсын. Әле генә кебек сабантуйларга кайткач, жәлт итеп кенә йөгереп йөргәне... Сабырлык телим барлык туганнарыңа да», – дип коллегасының кайгысын уртаклаша.
Артистның үзенә һәм якыннарына сабырлык телибез. Рушания апаның урыны җәннәттә булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте