«Бу сынау тормыштагы иң авыр вакыт булып калсын иде»

Моннан дистә ел элек Башкортстан эстрадасында «Ихлас» төркеме бик популяр булды. Ул өч җырчы: Гүзәл Әхмәтова, Марат Шәйбаков һәм Әнвәр Нургалиевтан тора иде. Төркем таралды һәм андагы җырчыларның бүген сәхнәдә һәркайсының үз карьерасы, үз тамашачысы. Шул исәптән Әнвәр Нургалиевның да. Ул Әлшәй районы, Әүрүз-Тамак авылында туган. Остазы дип Хәйдәр Бигичевны атый. 

– Әңгәмәне тормыш кредогыздан башлыйк әле...

– Заманында Шура нәрсә дип җырлый иде әле?! «Твори добро на всей земле, твори добро другим во благо». Шул җыр юлларын тормыш девизы дип тә атар идем. Изгелек эшләү  ул кечкенәдән килә. Без мәктәптә укыган вакытта тимурчылык эше бар иде. Ялгыз әбиләргә су ташып, утын ярып шефлык иттек. Кемгәдер ярдәм итә алуымнан һәрвакыт канәгатьлек хисе алдым, сөендем. Әле дә шулай. Мәсәлән, киңәш сорап, яшь җырчылар шалтырата. Тәҗрибәм белән бүлешәм, кулымнан килгәнчә ярдәм итәм. Ә бит тормышта башкаларга начарлык эшләгәннән дә ләззәт ала торган кешеләр бар. Андыйларны һич аңламыйм. Тагы да бер тормыш принцибым – беркайчан да «күперләрне яндырмаска». Нинди генә хәл-вакыйга булмасын, дошманлашырга ярамый. Хәтта ир белән хатын аерылышкан очракта да, алар бер-берсенә нәфрәт сакларга тиеш түгел. Ә эстрада, сәхнә ул шундый урын – анда берсе белән дә ихлас дуслар булып булмый һәм дошманнар булырга да ярамый. Сәхнә артында булган конфликтны да шундук җайлап, пәрдә артында гына калдыру яклымын.

– Иҗатыгызны күптәннән күзәтәм. Дистәләгән еллар эшләсәгез дә, популярлык сезгә күптән түгел генә килде.

– Әйе, миңа бер нәрсә дә җиңел генә бирелмәде. Беренче адымнарым – Илфат Шәехов белән авыллар буенча концертлар куеп йөрү. Тик ул елларда үземнең җырларым юк иде, башка җырчыларның халыкка билгеле, популяр җырларын башкардым. 2002 елда «Ихлас» төркеме барлыкка килде. Анда да тиешлечә җырлый алмый идем. Марат белән Гүзәлне тамашачы «күтәреп» ала иде, ә мин аларга ияреп йөрдем. Тамашачы мине жәлләп, кигән матур костюм белән ихлас елмаюым өчен генә алкышлагандыр дип уйлыйм. Иҗатым тиешле сулышны бары тик 5-6 ел элек алды. Элегрәк, бу җыр бетәме инде, юкмы, дип җырлаган булсам, хәзер – киресенчә. Элек тамашачы белән контакт юк иде. Ә ул бәйләнешне булдырыр өчен, үз композиторыңны, үз җырыңны табарга кирәк. Бүген, Аллаһыга шөкер, сәхнәдә чыгыш ясаудан ләззәт алам. Халык алдына чыгудан да рәхәте юк. Әлбәттә, өйрәнәсе, эшлисе күп әле.

– 5-6 ел элек интервью вакытында «Татар эстрадасында яраткан җырчыгыз бармы?» дигән сорауга мәрхүмә Вәсилә Фәттахова: «Әнвәр Нургалиев. Яраткан җырчым гына түгел, ул минем абыем да, дус­тым да. Аңарда – беркемдә дә булмаган матур тавыш мелизматикасы», – дип җавап биргән иде.

– «Кирәк вакытта, кирәк урында», диләр бит, Вәсилә белән танышуыбыз шулайрак булды. Айдар Галимов төркеменә вокалист булып урнаштырмакчы иделәр, әмма мин алар форматына туры килмәдемме, ошатмадылармы – алмадылар. «Берәр матур тавышлы кыз кирәк иде», – диде Айдар Ганиевич. Вәсилә турында «Белорет кызы бар, аңа эш кирәк», – дип ишетеп белә идем. Әле дә хәтердә, Сәнгать институты коридорында тәрәзә янында очраштык. Минем тәкъдим буенча барды, «Айдар» студиясенә эшкә алдылар. Иҗат чишмәсенең башы шуннан башланды да. Яраткан җырчысы булдым микән, юк микән – кем белә, бәлки хөрмәт итеп кенә дә әйткәндер. Үзенең сольный концертларына да чакыра иде, дуэтлар да башкарган булдык. «Вәсилә, булдыра алмыйм, сәхнәдә эшләрем барып чыкмый», – дигән чагымда ул мине: «Әнвәр, булдырсаң, син генә булдырасың. Уңышсызлык­лар икән, мәчеткә барып кара, догалар укы», – дип, иҗатка дәрт, эшләргә куәт өсти иде. – Тиздән Татарстан районнары буйлап та гастрольләр  оештырмакчы икәнсез. – Әйе, быел көз планлаштырган идек. Әмма борынга операция ясату сәбәп­ле, аны язга күчерергә туры килде. Моның өчен тамашачы алдында үземне уңайсыз хис итәм, чөнки күп районнарда билетлар байтак сатылган иде.

– Башкортстаннан Казанга киткән башка артистлар кебек, сез дә Татарстанга күченәм димисезме соң?

– Юк, юк! Туган якның һәр агачы кадерле дигәндәй, андый уй бөтенләй юк. 20-25 яшь булса, бәлки карьерага алданып чыгып та китәр идем. Аннары, интернет заманында яшибез. Уфада яшәп тә, бүтән төбәкләрдә эш алып барырга була. билгеле бер сәхнә кешесе: «Синең гадилегең белән Татарстанда авыр булачак», – диде миңа. Әйе, көндәшлек, сүз дә юк, әрсезрәк булырга кирәк. Авыл тәрбиясе сеңгән инде, аны бернәрсә дә эшләтеп булмый.

– Тамашачыны шаккатыру җиңел әйбер түгел. Нинди концерт программасы әзерләү хакында хыялланасыз?

– Миңа Леонтьевның концертлары ошый. Ул куйган тамашаларда көчле энергетика бар. Аның кебек, җыр белән биюләрне берләштереп, грандиоз тамаша куярга иде. Бу концерттан бәлки керем дә булмас, чөнки кыйммәт чыгымнар таләп итә, әмма мине бу гына туктатып калмый. –  Уңышларыгызны, сөенечләрегезне иң беренче кем белән уртаклашасыз?

– Әлбәттә, гаилә белән. Бүгенге заманда, ихлас кешеләр юк диярлек вакытта яшибез, синең өчен кем сөенә инде?! Гаилә янына чын фанатларны да өстим әле. Ул фанатлар берләшеп социаль челтәрләрдә төркемнәремне җитәклиләр, очрашулар оештыралар, яңалыкларны «эләләр».

– Җырлаудан башка шөгыльләрегез бармы?

– Элек төзелеш өлкәсендә бизнесым бар иде, хәзер аңа вакыт җитми. Хәләлем Ирина үз эше белән шөгыльләнә, кечкенә пекарнясы бар. Бу аның күптәнге хыялы иде. Үзенә ошаган эше белән шөгыльләнүенә мин дә бик шат.

–  Тормышта популяр кеше янында бераз катырак кеше кирәктер. Чөнки тирә-якта матурлык, башның да әйләнеп китүе бар. Хатын  ул чынбарлыкка кайтарып, урыныңа утыртып куя торган кеше булырга тиештер?

– Әлбәттә! Яным­да башка төрле хатынны күз алдына да китерә алмыйм. Ирина  ул кирәк чагында – усал, ки­рәк икән, йомшак та була белә. Артыгы белән юмарт. Туры кеше. Танышканда беренче секундтан ук ул – минеке икәнен аңладым. Танышканнан соң, «Безнең балалар Ирина кебек кечкенә буйлы булырмы, әллә миңа охшармы?» – дип уйлап та куйган идем. Ике балабыз үсеп килә. Рафаэль инде минем буйлы, холкы формалашты, 10нчы сыйныфта укый. Ә Элина – «әти кызы», гомерлек мәхәббәтем...

– Элинаның концертларыгызда чыгыш ясаганын күргән бар.

– Әйе, ул бию белән профессиональ шөгыльләнә, үзенә ошый. Җырга да бирмәкчемен, тик әлегә барып чыкмый. Үзенең җырлыйсы килә. Ә минем белән шөгыльләнми, ояла. Элинаны без кечкенәдән «Син – иң яхшысы», – дип үстердек. Язмыш аның алдында яшь ярымлык чагында ук авыр сынау куйды. Бию белән мавыктыру да шушы уйларыннан оныттырыр өчен булгандыр. Ул көн әле кичәгедәй хәтеремдә. Концертка әзерләнеп йөрим, Ирина кос­тюмны үтүкләде дә аш-су бүлмәсенә кереп китте. Сүнгән, әмма кызып торган үтүк өстәлдә калган. Элина әнисенең ни эшләгәнен кабатлыйм дип, ике куллап үтүкне күтәреп алмасынмы?! Кул учы пешкән, авыртуга түзә алмый, бала үкси-үкси елый. Башта без моны ул кадәр җитди пешүдер дип уйламадык, бинт белән урап куйдык та, икенче көнне табибка бардык. Шул көннән төн йокылары онытылды: реанимация, операцияләр, дәвалану курслары... Тәүге операция уңышсыз булды: Элинаның кулы үсүдән туктады. Тәҗрибәле табиблар табып, икенче операция ясалды. Шуннан соң, күзгә күренеп торырлык җәрәхәт урыннары калса да, тфү-тфү, кулы үсә, бармаклары эшли. Тире күчереп утыртылгач, эзе нык күренә. Кайчагында балалар: «Синең кулың ямьсез», – диләр. Элина алар алдында үпкәләгәнен, кәефен төшергәннәрен бер дә күрсәтми, ә өйгә кайткач, үксеп елый. Характеры нык. Бу сынау тормыштагы иң авыр вакыт булып калсын иде дип телим, бу кадәр борчуларны беркемгә дә теләмим. Беркөнне: «Ник кызың турында гына сөйлисең?» – дип сорадылар әле. Әллә, шулай чыга. Югыйсә улым белән дә горурланам. Ул – спортчы, көрәш белән шөгыльләнә. Һәр әти кеше кызына карата шундый мө­нәсәбәттәдер дип уйлыйм. Яңа җыр яздырсам да, башта аңа тыңлатам, минем өчен аның фикерен ишетү бик мөһим.

Сәхнә темасына әйләнеп кайтыйк. Сезнеңчә, авылдан килгән моңлы бала, матди мөмкинлек­ләре булмаса, җырчы булып китә аламы?

– Күптән түгел Григорий Лепсның интервьюсын укып утырдым. «Популяр булыр өчен нәрсә кирәк?» – дип сорыйлар аңардан. «Акча», – дип җавап бирә. Акча, таныш­лар... Ә талант кайдадыр бишенче урынга кала. Кызганыч, әмма тормыш бүген акчага корылган. Кесә буш икән, радиолар җырыңны да әйләндерми, тавышыңны да яздыра алмыйсың, концерт куярга зал да алып булмый. 

Чыганак:Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1375
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Фәридә Әхмәтшина гаиләсенә зур сынау килгән
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наш двор
  • Наш двор
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы