Буа театры Кайбычта спектакль күрсәтә

Олы Кайбыч авылы мәдәният йорты сәхнәсендә “Адвокат” спектакле куелачак.

16 февральдә Олы Кайбыч авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Буа дәүләт сатира театры артистлары “Адвокат” спектаклен тамашачыга тәгъдим итәчәк. Бу турыда Кайбыч районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сайтта театрның турында болай дип язылган: “Уңышлы адвокат, ул үзенең һөнәри биеклегендә, кеше хыялланырга мөмкин булган барлык нәрсәләргә ирешкән,әмма тормыш кадерен югалткан һәм бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә тончыгып яткан вакытта аның артыннан үлем килә. Ул, әлбәттә, моңа әзер түгел, әле эшләнәсе эшләре дә бихисап. Әмма аңа икенче шанс бирелә һәм аның ялгышырга хакы юк.”

Спектакльне автор Тәбрис Хәкимов, драматург - гамәлдәге адвокат, режиссер Зиннур Сөләйманов, сәнгать җитәкчесе Раил Садриев төркеме сәхнәгә куйган.

Башлана: 19.00.

 

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
298
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы