Логотип
Хәбәрләр

Букинист Таһир Тайсин гарәп графикасында татар китапларын нәшер итергә җыена

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда эшләүче букинист Таһир Тайсин Германиядә яшәүче апасы Алия Тайсина белән гарәп графикасында булган иске татар китапларын яңадан нәшер ит...

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда эшләүче букинист Таһир Тайсин Германиядә яшәүче апасы Алия Тайсина белән гарәп графикасында булган иске татар китапларын яңадан нәшер итергә җыена. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә хәбәр итте.

Таһир Тайсин коллекциясендә 15 мең китап бар, шуларның меңгә якыны – татар китаплары.

Таһир Тайсин “краудфандинг” ысулы белән Германиядә яшәүче апасы Алия белән татар китапларын нәшер итәргә җыена. Алия Тайсина алман теленә татар китапларын тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. 

"Без шулай, апам белән бергәләшеп, татарның 3 китабын чыгарырга телибез. Алар – Габдулла Тукайның шигырьләр җыентыгы, Гаяз Исхакый “Зөләйха” һәм Садри Максудиның “Робинзон Крузо маҗаралары” әсәрләре. Барысы да гарәп графикасында булачак", – диде Таһир Тайсин.

Аның фикеренчә, гарәп графикасын танучылар өчен әсәрләр аз.

"Әсәрләрнең кириллицадагы күчерелмәләре болай да күп, ә менә гарәп графикасында аз, шуңа ул кызык булырга тиеш. Гарәп графикасын яшьләр дә хәзер мәдрәсәдә укый, болай гына да өйрәнәләр, иске имла белән дә күбесе кызыксына”, – дип сөйләде Таһир Тайсин.

Таһир Тайсин – букинист. Ул инде 12 ел иске китапларны сатып алып, аларны сату белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта аның меңгә якын татар китабы бар. Аның сүзләренчә, айга 1-2 татар китабы сатыла. Гадәттә ул фәнгә, аерым бер һөнәргә караучы китаплар.

татар-информ

Фото: Расих Фасхутдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк