Логотип
Хәбәрләр

Булат Бәйрәмов гаиләсе турында серен чиште

Популяр пародия остасы һәм шаян телле алып баручы Булат Бәйрәмов берничә көн гаиләсе белән төшкән фото урнаштырды. Күптән түгел әниләре Җиһангирова Әлфия үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Шул у...

Популяр пародия остасы һәм шаян телле алып баручы Булат Бәйрәмов берничә көн гаиләсе белән төшкән фото урнаштырды. Күптән түгел әниләре Җиһангирова Әлфия үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Шул уңайдан оештырылган бәйрәм чарасына Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров юбилярны тәбрикләргә килгән.

Халык артисты белән төшкән фото астында Булат Бәйрәмов гаиләсе белән бәйле кызыклы факт белән уртаклаша:

«1971 нче елны Университет белемле ике яшь укытучы ирле-хатынлы Рөстәм белән Әлфияне Арча районы Урта Пошалым авылына распределение белән укытырга җибәрәләр. Шул ук елны аларның олы уллары Искәндәр туа. Так шта олы абыемның паспортында «Арча р-ны Урта Пошалым авылында туган» дигән язу да бар.

Ике ел бу авылда эшләгәннән соң бу яшь пар (переводом) гаилә башлыгының туган ягы Әгерҗе районына кайтып төпләнәләр. Анда тагын ике уллары туа: минем уртанчы абый һәм мин.

Ләкин бу пост ул хакта түгел.

Минем әти-әнием Пошалымда эшләгәндә ул авылда 4-5 яшьлек бер малай да яши: Рөстәм исемле. Аңлагансыздыр, бу малай – бүгенге бәйрәмебезнең кунагы җырчы Рөстәм Закиров! «Әтиегезне хәтерлим, безнең авылда бердәнбер бакенбардлы ир-ат иде ул» – дип әтине дә искә алды», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерә алып баручы.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @bulat_bairamov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк