Логотип
Хәбәрләр

Булат Бәйрәмов ыштан юарга яратмый

Кайвакыт 3 бала әнисе, җырчы Ләйсән Гыймаева кечкенә кызлары Зәйнәпне ире Булат Бәйрәмовка калдырып китә икән. Әти кешенең, гадәттә, түземлеге кыска була, күпчелеге тиз арада балага кызыклы шөгыль таб...

Кайвакыт 3 бала әнисе, җырчы Ләйсән Гыймаева кечкенә кызлары Зәйнәпне ире Булат Бәйрәмовка калдырып китә икән. Әти кешенең, гадәттә, түземлеге кыска була, күпчелеге тиз арада балага кызыклы шөгыль табып, үз эшләре буенча йөрергә ярата.

Булат Бәйрәмов андый ысулны сайламаган, ул төпчек кызы Зәйнәпкә гитарада уйнап экспромт рәвешендә җыр багышлаган. Җырның сүзләре дә гади генә түгел, ул подгузникларга багышланган! «Кечкенә бала гел үз эшен итә, ә мин, ир-ат буларак, ыштан юарга яратмыйм», – дип җырлый Булат. Мондый очракларда ир-атларга һәрвакыт подгузниклар ярдәмгә килә. Булатның җырын сез дә тыңлагыз, дуслар.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @bulat_bairamov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк