Булат Җиһаншин баласына сирәк исем кушкан

18 ноябрь көнне Булат Җиһаншин үзенең инстаграмында әти булуы хакында язган иде. Хатынына рәхмәт сүзләре дә җиткергән.

Шушы көннәрдә улларына исем куштырганнар. Бала дөньяга Азнакай бала тудыру йортында туа. Булат шулай ук анда эшләгән медикларга рәхмәтләрен белдерә. Ә исемгә килгәндә, аны хатыны сайлаган, чөнки ул инде болай да Булат улы, фамилиясе дә Җиһаншин, исемне булса да хатын-кызга сайларга ярыйдыр инде. Шулай итеп малай Кемаль исемле була. Булатның хатыны бу исемне сайлаганда «Чёрная любовь» төрек сериалы белән илһамланган микән, ансы билгесез.

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Аллага шөкер! Кичә без улыбызны алып кайтып, исем куштырдык ?? Шундый күңелле булды ) Туганнарыбызга зур рәхмәт? ) Хәзрәткә зур рәхмәт ?) Балабызны без Азнакай бала тудыру йортында таптык? Зур рәхмәт әйтәсе килә мед персоналга, барлык шунда эшләүчеләргә. Шундый яхшы итеп карадылар, -диде Альфира хатыным ?? Чит төбәкләрдән килеп тә тудыралар икән монда? Ә инде исемгә килгәндә - Балабызның фамилиясе минеке, үзе Булат улы - шуңа исемне хатыным сайлады? Ә миңа бик ошады Шулай итеп бу дөньяга Кемаль Булат улы Җиһаншин туды? Котлыйм улым , сәламәт, тәүфыйклы бала булып үс, гомерең бәхетле, озын булсын, күзләр тимәсен беркайчан да, Амин ?? P. S. Әниләребезне бәйрәм белән котлыйбыз ??♥️♥️????

Публикация от BULAT JIHAN БУЛАТ ЗИГАНШИН (@bulat.ziganshin)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
217
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәнияне онытырлык түгел
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы