Булат Ләйсәнне калдырып киткән
Җырчы Ләйсән Гимаеваның ире Булат Бәйрәмов өч баласы һәм хатыныннан башка гына ял итергә барып кайткан. Ул Италиядә ял иткән. Үзенең ялы турында ул инстаграм аккаунтында постлар урнаштырып барды. Ә ул...
Җырчы Ләйсән Гимаеваның ире Булат Бәйрәмов өч баласы һәм хатыныннан башка гына ял итергә барып кайткан. Ул Италиядә ял иткән. Үзенең ялы турында ул инстаграм аккаунтында постлар урнаштырып барды. Ә ул ял иткән арада Ләйсән берүзе өч бала белән өйдә калган. Ләйсәнне үзен дә «Ничек җибәрә алдың син аны, ничек өч бала белән үзең генә калдың?», дип аптыратып бетергәннәр. Ләйсән иренең үзе генә ял итәргә бару теләгенә ничек ризалашаканын сизми дә калган икән. Ул үзенең язылучыларына «Ә сезнең ирләр яки хатыннарыгыз берүзләре генә ял итәргә баралармы? Җибәрәсезме? Шулай булырга тиеш дип уйлыйсызмы?», дигән сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Ә Ләйсән үзе иреннән башка ял итәргә бармас иде икән. Ләйсәннең язылучылары да Булатны тәнкыйть утында тотканнар, «Ләйсәнне калдырып йөрү һич килешми инде сиңа», дигән комментарийлар еш очрый.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк