Логотип
Хәбәрләр

Булмас, димә!

Иң борынгы театраль һөнәри уку йортларының берсе булган Казан театр училищесына 100 ел!

«Болгар радиосы»нда эшләгән елларымда мин бу бина яныннан, адымнарымны акрынайтып, сак кына, салмак кына уза идем. Ишегалдын күзәтәм, анда репетицияләрдән өзекләр кабатлап әрле-бирле йөренгән студентларга карап торам. Бинасын әйләнеп чыгам, җыр-моң ишетелеп торган тәрәзәләренә багам, анда бию хәрәкәтләрен кабатлаганда шәүләләре күренеп киткән укучыларны абайлап алам да, авыр сулап куям. Әллә минем чынга ашмаган хыялларым шулай йөртәме, әллә һәрдаим иҗади тормыш гөрләгән уку йортының гомуми мохите шулай тәэсир итәме. Кыскасы, мин актриса түгел – журналист. Бу бинага укырга керү теләге ерак бала чак хыялларында калса да, мин бит биредәге тормыш хакында яза алам!

Иң борынгы театраль һөнәри уку йортларының берсе булган Казан театр училищесына 100 ел! Заманында Галия Кайбицкая, Галия Булатова, Шәүкәт Биктимеров, Дания Нуруллина, Илдар Хәйруллин, Зөлфирә Зарипова, Ләлә Миңнуллина, Фирая Әкбәрова, Алсу Гайнуллина кебек шәхесләр укыган анда! Бүген Казан театр училищесы әзерләгән белгечләргә Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә ихтыяҗ бар. Хәзерге вакытта 4 тармак буенча белгечләр әзерләнә: актёрлык осталыгы; театраль-декорация сәнгате; эстрада сәнгате; театраль һәм аудиовизуаль техника. Актёрлык осталыгы бүлеге булачак драма һәм кино артистлары әзерли. Биредә рус төркеме дә, татар төркеме дә бар. Алар белән танылган актёрлар һәм режиссёрлар шөгыльләнә. Училищены тәмамлаучылар Казан, Мәскәү, Петербург югары уку йортларында укуларын дәвам итә. Күп кенә шәкертләрне «Неотложка», «Реальная сказка», «Зулейха открывает глаза», «Сокровища озера Кабан», «Девушка средних лет» фильмнарында күрергә мөмкин.

Бүген сәнгатькә хезмәт итәчәк яшьләрне кемнәр әзерли. Татар курсы студентлары – кемнәр алар? Татарча нинди спектакльләр куела? Бу хакта без танылган алып баручы, училище студентлары остазы Марсель Мәхмүтовтан сораштык.

Уку йортына кергәндә укучының нинди сыйфатларына өстенлек бирелә? Үзегез укыган еллардан аермалы буларак, булачак артистларга замана нинди таләпләр куя?

Уку йортына кергәндә укучының ачык, оста, килештереп сөйли белүенә һәм татар курсы булса инде, әлбәттә, тел байлыгына игътибар ителә. Булачак артистларга замана без укыган еллардагы кебек таләпләр куя. Әллә ни зур үзгәрешләр юк.

Бүген сәхнә таланты, музыкаль сәләте, пластика, татарча сүз байлыгы һәм татарча уйлау сәләте булган балаларны табу кыенмы?

Сәхнә таланты, музыкаль сәләт, пластика булган балаларны табу бер дә кыен түгел, минемчә. Хәзер нинди генә түгәрәкләр юк, авылларга кадәр килеп өйрәтәләр. Балалар бик теләп төрле бәйгеләрдә катнашалар. Ә менә татарча сүз байлыгы булган укучыларны табу авырлашты. Кая гына барып, тыңлап, кызыксынып карасаң да, русча фикер йөртүче яшьләргә юлыгасың. Татар теле буенча олимпиадада катнашырга җыелган укучылар да русча аралаша! Мин моны үзем күрдем!

Бүген татар курсын кемнәр алып бара?

1 курсны Лилия Низамиева, 2 курсны Фәрит Бикчәнтәев, 3 курсны Зөлфәт Закиров, чыгарылыш курсын Илдар абый Хәйруллин һәм мин алып барабыз.

Үзегезнең курс белән нинди спектакльләр куелды?

 4 диплом спектакле чыгардык. Илдар абый Хәйруллин белән «Ванюшин», «Студентлар», минем белән «Тук-Тук», «Чехов» (монологлар) куелды. Өйрәнчек театрдан тыш, төрле җирләрдә спектакльләр куябыз. Гастрольләргә теләп йөрибез.

Шәкертләр арасында аеруча талантка ия һәм республика күләмендә танылу алган студентлар хакында да язып үтик. Үз уңышлары хакында безгә Гөлинә Әлиева сөйләде:

– Мин «Татар сүзе» бәйгесендә 2 нче урын алдым, Мәскәүдә төрле бәйгеләрдә дипломант булдым. Ә болай күп конкурсларда катнаштым, 4  ел буена  урыннары да, бүләкләре дә хәйран булды. Үз эшең белән янарга кирәк! Теләк булса, барысы да килеп чыга. Миннән булмый димәгез, авырлыклар булыр ул! Үрмәләп булса да алга барыгыз, бирешмәгез!

Алия Фәйзиева (4 курс студенткасы):

– «Ромео hәм Джульетта» спектаклендә Джульетта ролен башкардым. Бу спектакльнең премьерасы 2022 елда Г. Кариев театрында булды. Режиссёры – Илсур Казакбаев. Спектакль «Һөнәр 2022» фестивалендә катнашты. Бу рольгә иң элек кастинг булды. Режиссёр белән әңгәмә, сөйләшүләр узды. Мине сайлап алырлар дип уйламаган идем, әмма бәхет миңа елмайды! Студентка буларак миңа профессиональ труппа белән эшләү бик зур бәхет, тәҗрибә! Труппа ничек кабул итәр, спектакль ничек узар дип бик борчылган идем. Ләкин алар мине бик җылы кабул итте. Беренче көннәрдә үк ярдәм кулын сузды. Труппага, Кариев театрына, һәм, әлбәттә, миңа ышанып бу рольне тапшырган режиссёрга зур рәхмәт! Курс белән саубуллашу турында уйлау бик күңелсез, тик тормышта яңа үрләр яуларга, алга барырга кирәк! Илдар абый белән Марсель абыйга зур рәхмәт! Безне артист һөнәре серләренә төшендерүчеләр алар, югалып калмаска, бирешмәскә, үзең булып калырга өйрәттеләр! Киләчәккә планнарым әлегә сер булып калсын. Барысы да мин теләгәнчә булыр дип ышанам!

Уку йортында белем алган мәлләрдән үк исемнәре бөтен республикага ачылып килүче яшьләр болар гына түгел, әлбәттә. Күптән түгел телевизор экраннарына чыккан «Бер-бер хәл» сериалын хәтерлисезме? Андагы Эльвира – Эльвина Насыйбуллинаның уйнау осталыгына күпләр шаккатты һәм яшь актрисага гашыйк булды!

Менә шундый йолдызлар кабыза ул театр училищесы! Казан театр училищесының милли кадрлар әзерләүдәге традицияләре дәвам итсен, киләчәктә татар зыялыларының йөзе булырга тиешле бүгенге яшь актёрларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк