Логотип
Хәбәрләр

«Бураново әбиләре» - Казанда

28 июль 18:00дә «Черек күл» паркында «Древо жизни» мәдәни-агарту проектының икенче чарасы үтәчәк.

«Древо жизни» проектында «Бураново әбиләре» чыгыш ясаячак. 28 июль 18:00дә «Черек күл» паркында «Древо жизни» мәдәни-агарту проектының икенче чарасы үтәчәк. Бу юлы ул удмурт милләтенә багышлана. Төп мәйданчыкта, амфитеатрда, традицион удмурт биюе – «Тыпыртон» нигезләре буенча мастер-класс узачак. Биредә Казанның Кукмара һәм Балтач районнарыннан удмурт фольклор коллективлары, «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме һәм яшь башкаручы Светлана Зянколова чыгыш ясаячак. Бәйрәмнең төп кунаклары – 2012 елда Россияне «Евровидение» халыкара конкурсында тәкъдим иткән һәм әлеге бәйгедә икенче урынны яулаган Удмуртиянең популяр коллективы «Бураново әбиләре».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк