Логотип
Хәбәрләр

Буыннары саен мәхәббәт аның...

Иҗатка гашыйк кешеләргә сокланам мин. Алар тормышның мәгънәсен күрә беләләр, аннан ниндидер ләззәт алалар. Үзем дә шул өлкәдә кайнаганга күрәдерме, иҗатташ дусларым бик күп. Сезне шуларның берсе, баян...

Иҗатка гашыйк кешеләргә сокланам мин. Алар тормышның мәгънәсен күрә беләләр, аннан ниндидер ләззәт алалар. Үзем дә шул өлкәдә кайнаганга күрәдерме, иҗатташ дусларым бик күп. Сезне шуларның берсе, баянчы, гармунчы, җырчы дустым Илфир Искәндәров белән таныштырып китәсем килә. Бары җыр-моңга гашыйк булуы, уен коралларына җылы мөнәсәбәте аны бүгенге көндә тырыш, актив баянчы һәм җырчы итеп танытты.

– Илфир, иң элек, үзең турында сөйләп кит әле. Кайсы яктан буласың?

– Мин Мамадыш районы Түбән Яке авылыннан. Кечкенәдән иҗат дөньясына гашыйк идем. Үземне нәкъ менә музыка дөньясында күргәч, тормышымны әлеге юл белән бәйләргә булдым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга кердем. Анда баян классын тәмамладым. Аннары акрынлап туй, мәҗлесләрдә чыгыш ясый башладым. Әлбәттә, беренче вакытта сәхнә тормышына кереп китәргә авыр иде, ләкин, икеләнергә тырышмадым. Сабыр гына үз хыялларым белән яши бирдем. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә тормышымны иҗат белән бәйләгәнгә бер дә үкенмим.

– Уен коралында матур итеп уйнау серләренә кайчан төшендең?

– Дүрт яшьтә кулларыма беренче тапкыр гармун тотып караганым истә. Әлеге уен коралының киләчәк тормышымда шундый зур роль уйныячагын кем уйлаган? Көй килеп чыксын өчен кайсы төймәләргә басарга кирәклеген әтием һәм бабаем аңлатты. Көй чыгаруларымны, гармунда уйнавымны иң беренче алар ишетеп алды. Аннан тыш, безнең нәселдә гармунчылар булган. Ике як бабам да өздереп гармунда уйнаганнар. Элек бит авылда нинди генә бәйрәм булмасын, халык гармунчыларга дәшеп, авыл бәйрәмнәрен гөрләткән. Авылыбызда андый гармунчылар – безнең бабайлар булган. Нәселебездән килгән гореф-гадәтләрне сакларга тырышып, мин дә әлеге уен коралларында уйныйм. Алар минем чын дусларым. Куанганда да, көенгәндә дә алар һәрвакыт минем белән.

– Әти-әниең, якыннарың иҗатыңа нинди мөнәсәбәттә?

– Әти-әнием дә, якыннарым да иҗат юлымны бик хөрмәт итәләр. Гомумән, безнең гаилә, туганнарым да җыр-моңга гашыйк кешеләр. Әти дә, әни дә бик матур итеп җырлыйлар. Бездә электән килгән шундый гадәт бар: нинди генә бәйрәм булмасын, өйдә кечкенә генә иҗат кичәсе үтә. Гармун уйнап әти-әни, туганнарны биетергә, җырлатырга тырышам. Шул вакытларда алар белән тагын да якынаясың күк. Аларның ягымлы карашлары, күңел күтәренкелеге миңа ниндидер дәрт өсти. Аларга рәхмәтемнең иң олысы. Концерт булган очракларда да һәрвакыт йөреп торалар, миңа ышаныч өстиләр.

– Илфир, синең көйләр язганыңны да беләбез. Алар ничек иҗат ителә?

– Көйләр, әлбәттә, күп очракта илһам килгәндә языла. Кайвакыт бер минут эчендә да бик матур көй туарга мөмкин. Ә кайвакыт аны язуы авыррак. Көйнең матур булуы күп очракта шигырьдән дә тора дип уйлыйм. Әгәр ул шигырь күңелеңә якын килә икән, димәк, көй дә матур туачак. Шулай ук иҗатташ дусларга, кемнәр миңа мөрәҗагать итә, аларга да булышырга тырышам.

– Тагын нинди уен коралларында уйный беләсең?

– Гармун һәм баяннан тыш, фортепиано, курайда, гитарада уйныйм. Тальян гармунда аеруча яратып уйныйм. Миңа аны бабай бүләк иткән иде. Бабай миңа укырга кергәндә бик нык ярдәм итте: иҗатка, сәхнә тормышына кертеп җибәрергә тырышты. Бүгенге көндә ул безнең арабызда юк. Шуңа күрә әлеге уен коралын мин аның истәлеге итеп саклыйм.

– Музыкадан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Бәләкәй вакыттан ук бик шук бала булганмын. Каядыр нәрсәдер җимереп йөргәндә, җыр сузып та алганмын. Шулай ук истә, җиденче-сигезенче сыйныфларда укыганда, мин кинәт кенә буйга үсеп киттем. Калган яшьтәшләремнән ике-өч башка озынрак идем. Бу уңайдан файдаланып, мәктәптә үткәрелә торган көрәш секциясенә йөри башладым. Сабантуйларда, төрле бәйгеләрдә көрәшеп, урыннар яулаганым булды. Дөрес, хәзер көрәш белән шөгыльләнмим, ләкин спорт бүген дә тормышымда мөһим бер урынны алып тора. Авыр баяннар күтәреп торып, билне җылытып җибәрү өчен төрле күнегүләр эшләүдән башка чара юк.

– Киләчәккә планнарың нинди?

– Киләчәккә иң зур хыялым, иң беренче чиратта, башлы-күзле булу. Берничә ел очрашып йөргән кызыма өйләнү, балалар үстерү. Күп әйбер гаиләдән башлана бит. Аннан тыш, иҗат ягыннан үсәсем килә. Яңа җырлар, яңа көйләр иҗат итеп, аларны халыкка ирештерү теләгем зур. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйсым килә. Шөкер, бүгенге көндә мин үз тормышымнан бик канәгать. Алган белгечлегем буенча эшләү, иҗат итү бик ошый. Калган барлык хыялларымны да тормышка ашырырмын дип уйлыйм.

– Яз көне туган ягыңда үз концертыңны оештырган идең. Ул вакытта кичергән хисләрен, эмоцияләрең белән уртаклаш әле?

– Мәктәпне тәмамлап чыкканнан бирле минем иң зур хыялым – туган ягымда концерт оештыру иде. Әлбәттә, бу адымга озак бардым, әзерлеккә күп көч һәм вакыт сарыф ителде. Вакыты нәкъ менә шушы яз аенда җиткән, күрәсең. Ни өчен дигәндә, әйтеп узганымча, иҗат дөньясына кереп китәргә зур этәргечне бабам бирде. Ул моннан ел ярым элек якты дөньядан китеп барды. Кызганычка каршы, 80 яшьлек юбилеен тутыра алмады. Аның иң зур хыялы – апрель аенда 80 яшьлек юбилеен үткәрү иде. Шул уңайдан, шул датага туры китереп, туган авылым Түбән Якедә иң беренче концертымны оештырдым. Хис-кичерешләремне аңлатып бетереп булмый. Зал шыгрым тулы иде, хәтта басып торырга урын юк иде. Шулкадәр җылы кабул итеп алган туганнарым, дусларыма, хөрмәт итеп килгән күрше авылларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Концерт программасы өч сәгатькә сузылды. Аны авыл тематикасына туры китереп ясарга тырыштык. Концерт программасының режиссеры, сценарий авторы – очрашып йөргән кызым, Мәрсилә. Программада биюләр дә, җырлар да, уен коралларында уйнау да урын алган иде. Халык шигърияткә, җырга сусаган иде. Алар концертны бик яратты. Бу исә мине тагын бер баскычка югарырак күтәрде. Туган ягым җылы кабул иткәч, мин, ниһаять, күптәнге хыялымның чынга ашуын аңладым.

Фәнүзә Сираҗиева

Фото: Илфир Искәндәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк