Логотип
Хәбәрләр

Бузова паникада: җырчы табибтан ярдәм сорый

Сәламәтлек һәрвакытта да дөньяви тормыш алып барырга мөмкинлек бирми. Җырчы һәм телетапшырулар алып баручы, Ольга Бузова, хәле начарлангач, табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Бузо...

Сәламәтлек һәрвакытта да дөньяви тормыш алып барырга мөмкинлек бирми. Җырчы һәм телетапшырулар алып баручы, Ольга Бузова, хәле начарлангач, табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды.

Бузова Россиядә «Мало половин» хит авторы буларак билгеле. Тик соңгы вакытта башкаручы бөтенләй тавышсыз калырга мөмкин дигән имеш-мимешләр йөри. Ольга бик күп эшли һәм аның эшчәнлеге даими нерв киеренкелегенә бәйле.

«Тавышымны саклыйм: чәй, лимон, бал...», – дип үз иҗатына гашыйклар белән уртаклашты җырчы. Ул булачак «План Б» тамашасын төшерүгә бәйле рәвештә, психикасын сакларга тырыша.

Ул билгеләп үткәнчә, анынң өстендә зур җаваплылык ята. Ул концертлардан тыш дусты Тимур Батрутдиновның яңа телевизион проектында да катнашачак.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм  @buzova86

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк