Логотип
Хәбәрләр

«Быел очраша алмаслар мөгаен...»

«Ә менә дусларын сагына... Быел очраша алмаслар мөгаен...»

Җырчы Ләйсән Гыймаева Инстаграм тасмасына уртанчы кызы Зифа белән төшкән фотосурәтне урнаштырган. Соңгы вакытта өйдәге дистанцион укуның тискәре яклары турында күп сөйлиләр. Бер карасаң әти-әниләр зарлана, икенче карасаң ‒ балалар мәктәпне сагынып елый. Ә иҗади гаилә өйдә утыруны уңай яктан бәяли.

«Ничек соң, дуслар, өйдә укып буламы? Минем уртанчы кызыма әлегә ошый, көненә өчәр дәрес, әмма өй эшләре дә җитәрлек. Анысын да минем ярдәмсез эшләп куя. Ә менә дусларын сагына... Быел очраша алмаслар мөгаен...» ‒ ди Ләйсән Гыймаева.

Дөньяда барган бу хәлләр барыбызга да гыйбрәт булсын иде. Туганнарның, дусларның, укуның һәм эшебезнең кадерен белеп яшик. Сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк