Логотип
Хәбәрләр

Быел Татарстанда прокатка уңыш казануы мөмкин булган биш фильм чыгачак

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда Милли кино атналыгы үткәреләчәк. Әлегә аның вакыты тәгаенләнмәгән. Ул Тукай ае булган апрельдә яисә Республика көнендә август аенда...

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда Милли кино атналыгы үткәреләчәк. Әлегә аның вакыты тәгаенләнмәгән. Ул Тукай ае булган апрельдә яисә Республика көнендә август аенда булачак. Бу хакта бүген республикада муниципаль кино прокаты белән шөгыльләнүчеләрнең йомгаклау семинарында Миләүшә Айтуганова әйтте.

2017 елда Татарстанда дәүләт заказы белән ике дәүләт телендә 12 фильм төшерелгән. Тагын 9 фильмга өстәмә акча бирелгән. Бәйсез кино сегменты да үсештә.

Быел – 2018 елда Татарстанда биш милли фильм прокатка чыгарга әзерләнә. “Мулла” фильмы март-апрель айларында әзер булачак. Августка кадәр башкалары да – “Кире”, “Су анасы”, “Яу”, “Байгал” фильмнары чыгачак. Әзер булганнары прокатка чыгачак”, - диде Миләүшә Айтуганова. “Байгал” башта кинофестивальләргә тәкъдим ителәчәк. 

Искәртеп үтәбез: бүген республикада муниципаль кино прокаты белән шөгыльләнүчеләр 2017 елгы эшләренә йомгак ясады. Татарстан кино челтәренең үсеш перспективалары турында “Татар-информ” хәбәрчеләре дә тыңлады.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк