Быелгы кыш нинди булачак?

Татарстан синоптиклары, Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына нигезләнеп, киләсе кышка фараз бирде. Мәгълүмат оешма сайтында урнаштырылган.
Илнең бөтен территориясендә ярты ел дәвамындагы салкын вакыт — октябрьдән мартка кадәр — уртача күпьеллык күрсәткечләр тирәсендә яки алардан югарырак булыр дип фаразлана. Бу хакта тулаем алганда, 67 — 69 процент чынга ашу ихтималы белән, белгечләр тарафыннан эшләнгән климатик мәгълүматтан билгеле булды.
Татарстанда шулай ук температураларның көтелмәгән сикереше көтелми: синоптиклар бу чор дәвамында температура фоны нормага якын булачак, дип саный.
Бүген Татарстан территориясендә урыны белән юеш карлы яңгыр явачак, дип фаразлый синоптиклар.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан