Логотип
Хәбәрләр

Бәйрәмнәрдә травматология пунктлары ничек эшлиячәк?

Бала тудыру йортлары тәүлек буе эшли...

31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр шәһәрнең стационарлары, бала тудыру йортлары һәм гинекология стационарлары тәүлек буе эшләячәк. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары  Владимир Жаворонков сөйләде.

Поликлиникалар 31-нче декабрьдә, 3-нче, 5-нче һәм 8-нче гыйнварда шимбә графигы буенча эшли, 1-нче, 2-нче, 7-нче һәм 9-нчы гыйнварда – бәйрәм һәм ял көнннәре графиклары буенча (өлкәннәр поликлиникалары 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, балалар поликлиникалары 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатька кадәр). Бу көннәрдә поликлиникаларда дежур терапевтик бригадалар эшли, ә 4-нче һәм 6-нчы гыйнварда поликлиникалар көчәйтелгән режимга күчәчәк.Травматология пунктлары тәүлек буе эшләү режимында пациентларны барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә яшәү урынына бәйсез рәвештә беренчел мөрәҗәгатьләр буенча кабул итәчәк.

Фото: транспорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк