Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта

1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 2018 елның 1 маеннан хезмәт хаклары арта. Федераль закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакы түләве 11 мең 163 сумны тәшкил итә. Әлеге яңалык республиканың бюджет өлкәсендә эшләүче 90 мең хезмәткәренә кагылачак. Барлык чыгымнар 1,5 млрд сумга җитә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Эш сәгатьләрен тулысынча үтәгән һәм хезмәт нормаларына тулысынча җавап биргән хезмәткәрләргә эш бирүчеләр айлык хезмәт хакын 11 мең 163 сумнан да кимрәк итеп түләмәскә тиеш. Әгәр эш бирүче законда күрсәтелгән сумманы түләмәсә, ул административ җаваплылыкка тартыла ала”, – диде министр.

Искәртеп үтик, 2018 елның 1 гыйнварына минималь хезмәт хакы түләве 9489 сум булган.

Закон бозучылар РФнең административ тәртип бозу кодексының 5.27 маддәсе нигезендә җавапка тартыла. Хокуклары бозылган хезмәткәрләр Дәүләт хезмәт инспекциясенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать итә ала.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
780
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
931
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1383
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1147
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
893
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1307
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
942
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы