Логотип
Хәбәрләр

Чүпне законсыз ташлаган өчен 100 мең сум штраф

Экологлар Әлмәтнең төзелеш предприятиесен җаваплылыкка тартты. Әлмәт предприятиесенә чүпне законсыз ташлаган өчен 100 мең сум штраф салганнар Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы...

Экологлар Әлмәтнең төзелеш предприятиесен җаваплылыкка тартты.

Әлмәт предприятиесенә чүпне законсыз ташлаган өчен 100 мең сум штраф салганнар

Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә законсыз чүплек урынын ачыклады. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чүпләнгән территориянең мәйданы экологлар исәпләп чыгарганча 300 кв. метр тәшкил итте, ачыкланган чүп күләме – 500 куб. метр.

"Әлеге очракта предприятие РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 8.2 маддәсе ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр һәм бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-экологик таләпләрне үтәмәү") бозган, бу исә 100 мең сум күләмендә штраф салынуга китерде", – дип аңлата дәүләт инспекторы Айнур Мортазин.

Чүплек урыны (төзелеш чүбе, полиэтилен, агач калдыклары, ботак кисәкләре һәм кара металл ломы) билгеләнгән срокта бетерелергә, штраф түләнгән булырга тиеш.

pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк