Логотип
Хәбәрләр

Чаллыда "акыллы" автобуслар йөри башлаячак

(Чаллы, 2 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Быел Ford Sollers компаниясе Ford Transit микроавтобусы нигезендә эшләячәк "акыллы" маршрут таксие системасы эшкәртмәсен тәмамларга уйлый. Татарстан...

(Чаллы, 2 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Быел Ford Sollers компаниясе Ford Transit микроавтобусы нигезендә эшләячәк "акыллы" маршрут таксие системасы эшкәртмәсен тәмамларга уйлый. Татарстан яңа система белән җиһазландырылган машиналар кулланучы беренче төбәк булачак, дип яза җирле басма.

Микроавтобусларга алдан ук урыннар алу, хәрәкәт юнәлешен күзәтү, тукталышка килеп җитү вакытын күрсәтүче махсус мобиль кушымталар куелачак. Быел аны Чаллы белән Алабуга шәһәрләрендә куллана башларга да уйлыйлар.

татар-информ

Фото: fordsollers.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк