Логотип
Хәбәрләр

Чаллыда бер хатын бишенче баласын өендә тапкан

Чаллыда яшәүче бер хатын бишенче баласын өендә тапкан. Бәхеткә, бар да яхшы булган. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.19 июньгә каршы төндә ГЭС бистәсендә яшәүче хатын янына ашыгыч ярдәм таби...

Чаллыда яшәүче бер хатын бишенче баласын өендә тапкан. Бәхеткә, бар да яхшы булган. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

19 июньгә каршы төндә ГЭС бистәсендә яшәүче хатын янына ашыгыч ярдәм табибларын чакыралар. Ул 18 июнь көнне кичке дүртләр тирәсендә өендә бала тапкан. Табибларны төнлә генә чакырырга карар кылган.

Табиблар бала белән ананы хастаханәгә алып киткән. Биредә аларга тиешле медицина чаралары уздырып, документлар рәсмиләштерәчәкләр, диелгән бу хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк