Логотип
Хәбәрләр

Чемпионат кунаклары Казанда тарихи мохитне торгызуга өлеш кертә алачак

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда быел җәй тарихи мохитне торгызу буенча “Том Сойер Фест” фестивале үткәреләчәк. Футбол буенча дөнья чемпионатына килүче кунаклар, фестиваль...

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда быел җәй тарихи мохитне торгызу буенча “Том Сойер Фест” фестивале үткәреләчәк. Футбол буенча дөнья чемпионатына килүче кунаклар, фестиваль кысаларында, берничә объектка барып, тарихи биналарны торгызуга үзләреннән өлеш кертә алачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингтаТатарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова әйтте.

Ул фестивальнең илнең утыз шәһәрендә үткәрелүен, аның июнь башында башланып, кичке сәгатьләрдә узачагын әйтте. “Күпләр үз куллары белән нидер эшләргә ярата, биредә тарихи биналарны торгызуда катнашып булачак. Мондый объектларда эшләп карарга танылган шәхесләр дә килгәли. Без кунакларны объектларда көтеп калабыз. Килгән һәр кешегә шөгыль табачакбыз. Ишегалдында футбол уйнау да тәкъдим ителәчәк, күңелле булачак”, - дип белдерде Балтусова.

Президент ярдәмчесе берничә туристик маршрут әзерләнгәнен әйтте. “Якын арада көтелә торган проект – ТР Милли музее тарафыннан оештырыла торган “День и ночь в музее”. Бу вакыйга 19-20 майда узачак. 8-12 июньдә Милли музей, республиканың Мәдәният министрлыгы белән берлектә, “ФИФАны каршылап, музей регатасы”на чакыра”, - диде ул. Регата Казанда башланып, Зөя һәм Болгар аша узачак. Регатаны Идел акваториясендә яхталар парады төгәлләячәк. Олеся Балтусова моның матур чара булачагына ышандырды.

Ул, шулай ук, чемпионат көннәрендә музейлар, урамнар, парк- скверлар буенча экскурсияләр, музейларда мастер-класслар, халык уеннары үткәреләчәген белдерде. “Милли музейның барлык филиаллары җәй буе ялларсыз, сәгать 9-18 да эшләячәк. Чемпионат кунакларын экспозицияләр белән таныштыруга басым ясалачак. Керамика буенча мастер-класслар, үз исемеңне гарәпчә язу һәм башкалар оештырылачак”, - дип белдерде Балтусова.

Аның сүзләренчә, чемпионат кысаларында, Бауман, Кремль, Петербург урамнарыннан тыш, туристлар өчен экскурсия маршрутларына Иске татар бистәсе, төрле мәчетләр, храмнар, борынгы йортлар, парк һәм скверлар кертеләчәк. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк