Логотип
Хәбәрләр

«Черек күл» паркында – «100 Тукай» перформансы

Керү ирекле. Көтеп калабыз!

29 апрель, 18.00дә, «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узачак. Әлеге чара бөек шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышлана. Чараны Г.Кариев исемендәге театр Казан Мэриясе ярдәме белән тормышка ашыра. Перформанста Тукай шигырьләре һәм актерларның үзләре язган текстлары яңгыраячак.

Кечкенәдән без Габдулла Тукай турында ишетеп үсәбез, әсәрләрен һәм тормышын өйрәнәбез. Һәркемнең күңелендә Тукай үзенчә чагылыш таба. Ә сезнең күңелдә урын алган Тукай – ул нинди? «100 Тукай» шигъри-хореографик перформансында без бу сорауга бергәләп җавап табарга тырышырбыз.

Чарада Кариев театры артистлары: Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина, Эльдар Гатауллин, Булат Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Рамил Вафин катнаша. Постановканың режиссеры – Эльдар Гатауллин. Хореограф – Елена Музеева.

Керү ирекле. Көтеп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк