Чит илдә ял иткәндә авырып китсәң, кем ярдәм кулын сузар?

Тәүлегенә – ике мең евро
Узган ялларда Төркиядә булган бәхетсезлек очрагында Чиләбедән ял итәргә килгән яшүсмер зыян күргән. Аны кунакханә бассейнында аңсыз хәлдә табып алганнар һәм хастаханәгә озатканнар. Хәзер малайның хәле яхшыруга таба бара.
«Дәвалану өчен кирәкле барлык чыгымнарны да иминият компаниясе үз өстенә алган. Полиста җитәрлек сумма бар. Табибларның фаразлары күңелдә өмет уята, малайның сәламәтләнеп аякка басуын көтәбез», - диелә иминият компаниясе сайтында.
Яшүсмернең гаиләсенә зур чыгымнар сарыф итәргә туры килмәячәк. Әнисе әйтүенчә, Анталья хастаханәсендә дәвалану тәүлегенә якынча ике мең еврога төшә. Бу акчаның барысын да иминият компаниясе түләячәк.
Гомуми бурыч – 64 мең доллар
«Ике хастаханәдә дәваланган өчен гомуми бурыч 1 миллион 985 мең бат (64 мең доллар тирәсе) тәшкил итте, - дип сөйләде әлеге гаиләнең танышы Ирина Золотарева. - Паспорт Mission Hospital Phuket хастаханәсендә – залогта, ә мәет «Ватчира Пхукет» хастаханәсендә моргта яткан».
Апрель аенда шулай ук туганнары һәм дуслары Таиландның Панган утравында балконнан егылып төшкән Россия туристын дәвалау өчен акча җыйган. «Юляның медицина полисы булмаганлыктан, ашыгыч ярдәм, хастаханәдә дәвалану, Россиягә алып кайту, операция ясау һ.б. өчен шактый зур чыгымнар таләп ителә, кызның туганнары моны күтәрерлек хәлдә түгел», - дип язганнар Facebook социаль челтәрендәге «Твори добро» төркемендә. Кыз Россиягә кайткан инде, ул дәвалануын дәвам итә. Дәвамын укыгыз...
Автор: Светлана БАЕВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 октябрь 2023 - 16:03
-
3 октябрь 2023 - 09:23
-
2 октябрь 2023 - 11:15
-
1 октябрь 2023 - 11:46
-
30 сентябрь 2023 - 11:49
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте