Логотип
Хәбәрләр

Өчпочмакның өч почмагы

Сез гел дөрес туклану – ПП сөйләүчеләрне генә тыңламагыз, яме? Аларны тыңласаң, ачтан үлүеңне көт тә тор. Менә аеруча хәзер, көннәр салкынаеп китеп, кар катламы җирне каплагач, ни сабырың белән яшел с...

Сез гел дөрес туклану  ПП сөйләүчеләрне генә тыңламагыз, яме? Аларны тыңласаң, ачтан үлүеңне көт тә тор. Менә аеруча хәзер, көннәр салкынаеп китеп, кар катламы җирне каплагач, ни сабырың белән яшел салат яфрагы чәйнәп утырмак кирәк? Яшелчә, җиләк-җимеш кенә ашап ерак китеп булмый, алар белән эчкә җылы да керми әле... Ә кайнар аш, пар бөркелгән ит-бәрәңге, бәлеш-өчпочмак  менә бусы безнеңчә, авыл балаларыча! Авызны өттерә-өттерә, өф-өф итеп, маңгайдан тир бәреп чыкканчы... Унны ашау гына мәҗбүрият түгел, ә юка камырлысын икене-өчне ашасаң бернинди дә филгә әверелмисез. Артыннан ук ишегалдына чыгып, кар көрәп, яисә бала-чагагыз белән кар бабай да тәгәрәтеп керсәгез... Әйтәм бит, үзләренә булсын ППлары, безгә итле бәрәңге инде...


Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк